Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Татарстан көннәре узачак


Татарстан һәм Башкортстан чиге харитасы
Татарстан һәм Башкортстан чиге харитасы

Башкортстанда узачак Татарстан көннәрендә төрле чаралар каралган.

17-18 апрельдә Башкортстанда Татарстан көннәре узачак. "Кызыл Таң" газеты интернет сәхифәсе язуынча, бу чара уңаеннан Уфага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә рәсми вәкиллек киләчәк.

Чаралар Башкортстанның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак. Ике республика башлыклары Уфада берничә сәнәгать ширкәте, Уфа дәүләт нефть техник университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты технопаркларында булачак.

"Татарстан-Башкортстан" бизнес-форумын үткәрү планлаштырыла, аның кысаларында "Машиналар төзелеше", "Нефть сәнәгате", "Сәламәтлек саклау", "Мәгариф", "Авыл хуҗалыгы", "Энергетика" һәм "Туризм" юнәлешләрендә "түгәрәк өстәл"ләр үткәреләчәк. Шулай ук, Татарстан артистлары катнашлыгында сәнгать осталары концерты да узачак.

17 апрельдә Татарстан президенты шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашачак. Һәйкәл Уфа "Нур" татар дәүләт театры каршындагы мәйданда урнаштырылачак.

Шулай ук, мәдәни-күңел ачу һәм спорт чаралары: концертлар, күргәзмәләр, милли көрәш ярышлары, Татарстан һәм Башкортстан командалары арасында футбол һәм волейбол матчлары планлаштырыл­ган.

Башкортстанда миллионнан артык татар яши. Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Ранэль Зиннәтуллин элегрәк төп эшчәнлеген ике республика арасында икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүдә күрүен әйткән иде.

XS
SM
MD
LG