Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:54

Татарстанның Башкортстанга билгеләнгән яңа вәкиле Ранэль Зиннәтуллин төп эшчәнлеген ике республика арасында икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүдә күрә. "Башкортстанның дәүләт оешмалары, иҗтимагый оешмалары белән бергә эшләүне җайга салырбыз", дип тә белдерә.

7 июнь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Башкортстандагы даими вәкиле итеп Ранэль Зиннәтуллинны билгеләгән иде. ​Яңа вәкил, иң беренче чиратта, ике республика арасында икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү өчен тырышачагын белдерде. Татар мәсьәләләренә килгәндә, "Башкортстанның дәүләт оешмалары, иҗтимагый оешмалары белән бергә эшләүне җайга салырбыз дип уйлыйм", ди ул.

Азатлык Ранэль Зиннәтуллин белән әңгәмә корды.

– Ранэль әфәнде, татарлар өчен Башкортстан – мөһим, кайбер җәмәгать эшлеклеләре "авырта" торган җир дип тә атый. Сез Башкортстан кешесе түгел, бирегә билгеләнүегез дә көтелмәгән хәл буларак кабул ителде. Уфа татарларының проблемнарыннан хәбәрдармы?

– Бирегә килүемә әлегә күп вакыт түгел. Башкортстанда эшләүче бөтен иҗтимагый оешмалар белән дә очрашырга ниятлим. Татар, башкорт, оешмалары белән сөйләшеп, шул проблемнар турында белешергә телим. Алардан тиешле мәгълүматны алганнан соң, мәсьәлә ачыкланыр. Әлегә каядыр ишеткән, интернетта укыган аша гына күзаллыйм. Дөресме ул, уйлап чыгарылганмы – әйтә алмыйм.

Мине Башкортстанга яңа кешедән яңача караш булыр дип җибәрделәр. Мин бу ышанычны, һичшиксез, акларга тырышырмын

Шунысын да әйтим, мине Башкортстанга яңа кешедән яңача караш булыр дип вәкиллеккә җибәрделәр. Мин бу ышанычны, һичшиксез, акларга тырышырмын. Башкортстан башлыгының аппарат җитәкчесе Владимир Нагорный белән очраштым. Очрашуның максаты – аның белән танышу, планнарыбызны тәкъдим итү иде. Алга таба бергә хезмәттәшлектә эшләргә сөйләштек. Бу бик мөһим. Үз ягымнан ике республика арасында элемтәләрне җайларга ярдәм итәргә әзерлегемне белдердем. Ул да, үз ягыннан, сораулар булса, мөрәҗәгать итә аласыз, диде. Иң мөһим нәтиҗәсе шушы булды.

– Рөстәм Хәмитовның үзе белән очрашырга җыенмыйсызмы?

– Чакырса, әлбәттә, очрашырбыз, әле бит килгәнемә аз вакыт узды. Күпмедер мәгълүмат туплаганнан соң, һичшиксез, очрашырбыз дип уйлыйм.

– Ранэль әфәнде, вәкил вазифасын күпләр башкарды. Әмма ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрне, үзара хезмәттәшлекне җанландыру эшендә дә, Уфа татарлары проблемнарын чишүдә дә зур уңышка ирешә алмадылар. Ничек уйлыйсыз, бу кәнәфине Сезгә тапшырулары нәрсәгә бәйле? Сез нинди яңалык кертә аласыз, вазгыятьне уңай якка борырга көчегез бар дип саныйсызмы?

– Бер урында озак эшләгән кеше күнегә, кайбер әйберләр күзенә күренми башлый. Менеджмент һәм эшмәкәрлек турында әйтсәк, ниндидер ширкәткә читтән яңа кешене шул сәбәпле җибәрәләр – яңа кеше башка караш белән килә. Хәлләрнең торышына башкачарак бәя бирелә. Мине монда җибәргәндә бу сәбәп тә булгандыр, бәлки. Читтән караш кыйммәтлерәк һәм уңышлырак булырга мөмкин. Бусы – бер.

Икенчедән, миңа ике республика арасында икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү бурычы куелды. Татарстан белән Башкортстанның географик якын урнашуын, логистика яктан да уңайлы булуны истә тотып, ике арада файдалы, керемле хезмәттәшлек корылырга тиеш. Безнең төбәкләр арасында – иң очсыз логистика.

Эшмәкәрлек өлкәсендә тәҗрибәм зур, белемнәремне бу эштә дә кулланырга әзермен. Шул ук вакытта минем иҗтимагый оешмаларда эшләү тәҗрибәм дә бар

Эшмәкәрлек өлкәсендә тәҗрибәм зур, белемнәремне бу эштә дә кулланырга әзермен. Бу Татарстан җитәкчелеге карарына тәэсир иткән факторларның тагын берседер. Шул ук вакытта минем иҗтимагый оешмаларда эшләү тәҗрибәм дә бар. Башкортстанда эшмәкәрләр күп, бу тармакка үсеш алырга, киң җәелергә барлык мөмкинлекләре бар. Сүз татарлар турында гына бармый. Алар белән аралашып, кирәк икән, ярдәм күрсәтү дә урынлы булыр. Кабатлап әйтәм: тәҗрибәм белән уртаклашырга, аларның тәҗрибәсен дә өйрәнергә һәм кулланырга әзермен.

– Гомумән республикалар гына түгел, Татарстан белән Башкортстанның аерым районнары арасында хезмәттәшлек булдыруга ничек карыйсыз?

– Ике республиканың аерым ширкәтләре арасында гына икътисади бәйләнешләр булдыруны күз алдында тотмыйм. Ике төбәкнең дә икътисади үсешенә китерәчәк эшчәнлек турында сүз бара. Урта һәм кече эшмәкәрлек өлкәсендә эшчәнлеккә басым ясарга кирәк дип саныйм. Эре бизнес республикаларның хөкүмәтләре дәрәҗәсендә алып барыла. Анда болай да эшләр яхшы бара.

Бизнеста иң мөһим күрсәткеч – керем. Эшмәкәрләргә керем алу мөмкин икәнен күрсәтсәк, аларны ничектер үгетләп торырга да кирәк булмас, үзләре үк хезмәттәшлек итә башларлар. Алай гына да түгел, без Татарстан һәм Башкортстан эшмәкәрләренең Русиянең бүтән төбәкләре белән эшли башлауларын теләр идек.

Болайрак күз алдыма китерәм: Башкортстан белән Татарстанның уртак кооперациясе һәм ике республиканың продукциясен күрше төбәкләрдә сату. Бу да – зур файда. Икенче төрле итеп әйткәндә, Татарстан белән Башкортстан бер-берсе белән генә алыш-биреш итеп утырырга тиеш түгел. Без бит башка төбәкләрдән аерым яшәмибез. Бәлки, уртак продукт эшләп, аны чит илгә чыгарып та булыр. Бәлки Татарстанга яки Башкортстанга аерым үзенә генә моны эшләү авыр булыр иде, ә бергәләшеп эшләгәндә уртак көч белән бу продуктны көндәшлеккә сәләтле итүгә ирешергә мөмкин. Эшчәнлек юнәлешләре күп.

– Ике республика арасында вакыт аермасы ике сәгать уңайсыз булып тоелмыймы? Бизнеска комаучаулый торган әйбер түгелме бу?

– Озак вакыт Ерак Көнчыгышта яшәдем, “КамАЗ” системында эшләдем. Татарстан белән аерма җиде сәгать иде. Бу эшебезне тоткарламады, уңышлы эшләдек. Вакыт аермасына ничектер җайлаштык һәм эшләдек. Монда да ниндидер киртәләр күрмим.

– Татарстан икътисады күбрәк Мәскәү белән бәйле. Ә Башкортстан өлешенә нәрсә кала?

– Мин Мәскәү белән генә бәйле димәс идем. Инвестицияләр турында булса, әйе, ә инде сәүдә ягыннан – Татарстан белән Башкортстан арасында тауар әйләнеше Мәскәү өлкәсеннән соң икенче урында. Шуңа күрә мин ике республиканың уртак эш алып барырга мөмкинлекләре күп дип саныйм.

Бурычыбыз – мәгълүмат белән алмашу, без сәүдә белән шөгыльләнмибез, оештыру эшләре белән шөгыльләнәбез

Башкортстанда машина төзелеше предприятиеләре байтак. Бик күпләре безнең республика предприятиеләренә кирәк булган продукция җитештерә. Татарстанда бик күп җитештерелгән әйберләр һәм технологияләр Башкортстанда кызыксыну уятырга мөмкин. Ә без, бәлки, велосипед уйлап чыгарып утырабыздыр. Бурычыбыз – мәгълүмат белән алмашу, без сәүдә белән шөгыльләнмибез, без сәүдә йорты да түгел. Оештыру эшләре белән шөгыльләнәбез.

– Башкортстанда миллионнан артык татар яши. Бу – Татарстандагы татар халкы белән бер үк диярлек сан. Ләкин татар конгрессы уздыра торган федераль Сабантуй Уфада бер тапкыр да узганы булмады. Федераль Сабантуйны Уфада да уздырып булырмы?

– Федераль Сабантуйлар гына түгел, күп чараларыбыз Башкортстан белән бәйле. Мәсәлән, Халыкара "Татар кызы" бәйгесе Башкортстанда бик уңышлы проект булып чыкты. Республика районнары арасында Сабантуйлар уздырачакбыз, нәкъ сез әйткән районара хезмәттәшлекне булдыру өчен бу кулай булачак.

22 июльдә Туймазы районының Төмәнәк авылында Башкортстан, Татарстан, Оренбурның 16 районын берләштергән Ык буе авыллары Сабантуе узачак. Алга таба мондый масштаблы чараларны уздыруда Башкортстанның дәүләт оешмалары, иҗтимагый оешмалары белән бергә эшләүне җайга салырбыз дип уйлыйм.

Татарстаннан Башкортстанга килеп Сабантуй оештырырга тиешләр дип санамыйм

Дөресен әйткәндә, Татарстаннан Башкортстанга килеп Сабантуй оештырырга тиешләр дип санамыйм. Башкортстан – үзе бер дәүләт, ул Русия Конституциясе буенча шулай, уңган халкы бар һәм аның ике халыкның уртак Сабантуй бәйрәмен уздырырлык кына мөмкинлеге бар.

– Сәяси яктан каршылыклар булмасмы?

– Әлегә белмим. Кемдер киртәләр бар һәм моны узып булмый, ди. Минемчә, уртак тел табып була. Ничектер якынаю, бергәләшеп эшләү мөмкинлекләрен эзләргә кирәк. Каршылык сүзе бит ул кемгәдер, нәрсәгәдер каршы эшләү дигән сүз. Кемдер каршы килә икән, димәк аңа нидер тәэсир итә. Бу каршылыкның сәбәбен табарга һәм ул сәбәпне – каршылык чыганагыннан арындыру – безнең бурыч.

Белешмә. Ранэль Зиннәтуллин 1972 елда Казанда туган. 1994 елда Хабаровски техник университетын "агач эшкәртү технологияләре" белгечлеге белән тәмамлый. 2014 елда Русия президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә "дәүләт һәм муниципаль идарә" белгечлеге белеме ала. 2003-2016 елларда Хабаровски һәм Владивостокта бизнес оешмаларда эшли. 2016 елдан Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең эшмәкәрлекне үстерүдә урынбасары була. 2017 елның 7 июнендә Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле итеп билгеләнә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG