Accessibility links

"Милләтәбезне ватаныбызга бәйләп яшәү кирәк"


Судак мәктәбе укучылары
Судак мәктәбе укучылары

5 апрель Судак кырымтатар милли мәктәбендә кырымтатар язучыларының укучылар белән очрашуы узды. Язучы Рефат Чайлак "өлкәннәр исән булганда милли дәүләтебезне торгызуга кырымтатар халкын җәлеп итергә" чакырды.

"Безгә үз дәүләтебезне монда торгызырга кирәк. Без - милләт икән, үз ватаныбызда яшәргә тиеш, моның өчен барын да эшләргә кирәк. Нигә боларны эшләмибез, ни өчен тырышмыйбыз? Без бу дөньядан киткәч яшьләргә берни кирәк булмаячак. Без бүген бар, иртәгә юк. Моны бүген безнең кебекләр тырышып, халкыбыз, милләтәбез, бу мәсьәләне хәл итәргә тиешбез. Вакыт уза. Мин бүген бар, иртәгә юк. Мин сөйләгәннәрне иртәгә сөйләүче дә булмас. Шуңа күрә боларны сөйләргә, аңлатырга кирәк. Ватаныбызны яратырга кирәк. Без милләт икәнбез, милләтебезне ватаныбызга бәйләп яшәргә кирәк. Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә - ашауда гынамы? Кирәкми андый яшәү. Андый яшәү беркемгә дә кирәкми.

Рефат Чайлак: "Милләтәбезне ватаныбызга бәйләп яшәргә кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00

Алар безгә милли дәүләтебезне гомер буе бирергә теләмиләр, ләкин бу җирнең хуҗалары без булабыз. Алар монда нәрсә эшләсәләр дә, бездән сорап эшләргә тиеш. Без моны таләп итәргә, безнең мәсьәләбезнең хәл ителгәнен таләп итәргә тиешбез. Эшләмәсәләр, мәйданга чыгарга кирәк. Барлык дөнья бүген безнең якта", дип сөйләде язучы Рефат Чайлак.

Кырымда укучылар Мәскәү дәреслекләре аша тәрбияләнә

Судак мәктәбендә узган очрашуда кырымтатар телен укытуда кыенлыклар, дәреслекләргә иске заманнан калган өзекләр кертелү, кырымтатар теле дәресләренең сәгатьләре кимүе хакында да сүз барды.

Бу хакта кырымтатар теле укытучысы Эмине Закирьяева сөйләде.

Эмине Закирьяева
Эмине Закирьяева

"Кырымтатар телен элек 1-11нче сыйныфларга кадәр укыткан булсалар, хәзер тик 9нчы сыйныфка кадәр укыту мөмкин. Кырымтатар теле дәреслекләрендә элек югары сыйныфларда булган материал башлангыч сыйныф дәреслекләренә күчерелгәч, укучыларга хәзер авыр. Өлкәнрәк яшьтәге гаиләләрдән килгән балалар кырымтатарча җиңелрәк өйрәнсә, яшь әти-әниләр үзләре кырымтатарча сөйләшмәгән гаиләдән баланы мәктәптә кырымтатарча өйрәтү бик авыр.

2014 елга кадәр мин укыткан Сала авылы мәктәбендә 11 рус телле һәм 11 кырымтатар сыйныфы булган булса, хәзер шул 22 сыйныфтан тик 8е генә кырымтатар сыйныфы. Мәктәптә 460 бала укый. Милли сыйныфларда кырымтатар теле һәм әдәбияты атнага 4 сәгать иде, ләкин икенче чит тел итеп алман теле кертелгән соң, кырымтатар теле һәм әдәбияты дәресләре 3 сәгатькә калды. Димәк, икенче чит тел кырымтатар теле хисабына укытыла.

2018 елда 27 бала беренче милли сыйныфка гариза бирде һәм ике 1нче сыйныф ачылды. 2019 уку елына инде 24 бала язылганын беләбез. 2014 елдан соң кырымтатар гаиләләре тагын да актив булып балаларын милли сыйныфларга яздырулары күзәтелә. Ә рус теле һәм әдәбиятына атанада аерылган сәгатьләр күләме 5 сәгатьтән ким түгел", диде Эмине Зекирьяева.

Мәктәп укучылары спектакль куя
Мәктәп укучылары спектакль куя

Шуны да әйтергә кирәк, икетелле статусы булмаган мәктәпләрдә кырымтатар теленең язмышы мәктәп җитәкчелеге кулында, дәресләр күбрәк факультатив рәвештә төп дәресләрдән соң, кайбер сыйныфларда атнага яртышар сәгать кенә үткәрелә.

2014 елда Украина заманында чыгарылган кырымтатар дәреслекләре тыелды. Аның урынына Мәскәү кушуы белән дәреслекләр рус теленнән кырымтатарчага тәрҗемә ителеп мәктәпләргә таратылды. Әгәр Украина чоры дәреслекләрендә Украина байрагы, гимны, язучылары янында кырымтатар гимны, байрагы, язучылары куелган булса, рус теленнән тәрҗәмә ителгән дәреслекләрдә аларга урын бирелми.

Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

Мәсәлән, 3нче сыйныф "Музыка" дәреслегендә рус мәдәнияте, гадәтләре, бәйрәмнәре, чиркәү җырлары, гимннар һәм башкалар тәрҗемә ителеп куелган. Дәреслек "Русия – минем Ватаным" сүзләреннән башлана. "Русия хакында җырлау сарайга керергә омтылу", "Виват Русия", "Безнең даныбыз – рус дәүләте" кебек җөмләләр дәреслектә тулган һәм алар янында кырымтатар милли компоненты юк.

2014 ел аннексиясеннән соң Кырым мәктәпләрендә милли сыйныфларда балалар шундый мәҗбүри тәрҗемә ителгән дәреслекләр аша тәрбияләнә башлады.

Судакның кырымтатар милли мәктәбендә узган бу очрашуда балалар яраткан укытучыларына багышлап җыр башкарды.

XS
SM
MD
LG