Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Башкортстан сабантуйларында хәмер сатуны тыярга тәкъдим итте


Хәбиров фикеренчә, беренче елны "күңелсезләнеп йөрерләр", ләкин икенче тапкыр күнегерләр.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров дүшәмбе киңәшмәсендә Сабантуй бәйрәме вакытында республика районнарында исерткеч эчемлекләр сатуны тыю тәкъдиме белән чыкты. Ул моны "Соңгы кыңгырау", Яшьләр көне һәм Белем көне вакытындагы тыюлар кебек эшләргә кирәк дип белдерде.

"Сабантуйларда эчеп йөрергә кирәкми. Бу җирәнгеч күренеш. Тыюны этаплап кертергә мөмкин. Әйтик, 15 июньдә сабантуй Күгәрчен районында уздырыла икән, бу көнне анда исерткеч эчемлекләр сатуны чикләргә кирәк. Беренче тапкыр, бәлки, ошамас. Күңелсез йөрерләр. Аннары икенче тапкыр барысы да нормаль булыр", диде Хәбиров. Киңәшмә турыдан-туры трансляциядә барды.

Әлеге мәсьәлә белән Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сидякин шөгыльләнәчәк.

Киңәшмәдә шулай ук республикада исерткеч эчемлекләрне сатуны кичке 10 сәгатьтән иртәнге 10 сәгатькә кадәр чикләү тәкъдиме дә кертелде. Әлеге вакытта хәмер сату кичке 10-нан иртәнге 8-гә тыела. Сидякин моны "авыл җыеннарында халык үзе таләп итә" дип белдерде.

Хәбиров бу проблем турында май аенда парламент тыңлаулары уздырырга кушты.

Эчүчелеккә, канунсыз хәмер сатуга каршы көрәш турында Башкортстан башлыгы узган атнада социаль челтәрләрдә дә язган иде.

"Бу пычрак белән күптән көрәшәбез. Әмма куәт оешмалары, муниципалитетлар, күп санлы дәүләт оешмалары бу көрәштә үзаллы гына катнаша. Кеше үзе ул шешәчеләргә "юк" дип әйтми икән, берни дә килеп чыкмаячак. Хәзер бөтен республикада халык җыеннары бара, кешеләр үлем сатучыларның адресларын әйтә һәм авылларны бу әйбердән чистартуны сорый", диде Хәбиров.

Моннан тыш, "Башкорт" хәрәкәте активистлары да авылларда эчкечелеккә каршы көрәш алып бара. Алар бу проблемны күптәннән күтәреп килә.

XS
SM
MD
LG