Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" хәрәкәте авылларда эчкечелеккә каршы көрәшә


"Башкорт" хәрәкәте 1 августка башкорт авылларында ялган хәмер сатуны бетерү өчен көрәш алып бара һәм авылларда хәмер сатуны чикләү турында канун өлгесе әзерли.

Узган көз айларында Башкортстан районнарында үткән барлык башкорт җыеннарында күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе – башкортлар арасында киң таралган эчкечелек һәм шуның аркасында килеп чыккан күп кенә проблемнар иде. Әлеге җыеннарны оештырган "Башкорт" хәрәкәтенең "Аек башкорт" програмы да булдырылды. Азатлык әлеге програм өчен җаваплы Фәнзил Әхмәтшин белән сөйләште.

– Сезнең төп чаралар хәзер кайсы районнарда бара?

– Баймак, Әбҗәлил, Зиянчура районнарында иң актив чаралар бара. Шушы көннәрдә генә Бөрҗән районына барып кайттык. Анда сөйләшүләр уздырып төрле эшләүче структуралар да төзедек.

– Нинди структура ул?

– Һәр районда эчкечелеккә каршы көрәш өчен җаваплы бер кеше булдырабыз. Шулай ук һәр авыл шурасында бер җаваплы кеше була. Алар район хакимияте, полиция белән барысы берлектә эшлиләр. Безнең республика штабы һәм һәрбер районда шундый ук штаблар бар. Районнардагы егетләр берләшеп, башка җәмәгать оешмаларын җәлеп итеп эшлиләр.

– Димәк сез хакимият белән берлектә эш итәсез?

– Төрле районда төрлечә. Кайбер районнарда авырлыклар да чыга. Рөхсәтсез хәмер сатучының туганы, якыны хакимияттә, полициядә эшләгән очракта, безгә каршы чыгучылар да була. Әмма республиканың яңа җитәкчесе Радий Хәбиров эчкелеккә каршы 5-6 тапкыр каты чыгыш ясады, шул безгә ярдәм итә. Авыл-район хакимиятендәгеләр белән кытыршылыклар килеп чыкса, "егетләр, сез республика сәясәтен аңламыйсызмыни", дип әйтәбез. Республика дәрәҗәсендә безгә каршылык булмауның файдасы зур.

– Ялган аракыны бетереп кенә эчүчелекне җиңеп буламы?

Әбҗәлил районда гына да ялган хәмер сатучы 418 урын булуы ачыкланды

– Әбҗәлил районында гына да ялган хәмер сатучы 418 урын булуы ачыкланды, анда көмешкә сатучылар да, Кытайдан 5 литрлы савытларда китерелгән спиртны сатучылар да керә. Бөрҗән районындагы бер авылда гына 28 ялган аракы сату урыны, "Башспирт" кибете бар, сыра сатучы кибетләр бар. Ике меңләп кеше яшәгән шул авылда төрле хәмер сату урыннары 40-ка җитә. Әмма безнең төп максат – ялган аракы сатуны туктату гына түгел, гомумән эчкечелеккә каршы көрәш. Кеше эчеп асылынып үлә икән, аның ялган аракымы, чын аракымы эчүе мөһим түгел. Хатынын легаль аракы эчеп кыйнаганмы, легаль булмаган аракы эчеп кыйнаганмы – безнең өчен аерма юк. Күптән түгел Учалыда өч кешене үтергән, берне яралаганнан соң үз-үзенә аткан кеше дә таңга кадәр кафеда утырганда көмешкә эчмәгәндер, легаль аракы йә сыра эчкәндер.

Бездә хәмер валютага әверелде

Шуңа күрә безгә халкыбызны айнытырга кирәк. Чечняда, мәсьәлән, бер генә кибеттә, тәүлегенә ике сәгать кенә аракы сату рөхсәт ителә. Безнең татар-башкортлар Икенче дөнья сугышыннан соң фронт йөз граммы белән эчкечелеккә өйрәнгән. Сугышка кадәр исә шәһәргә барып эшләүчеләр генә эчәргә, тәмәке тартырга өйрәнгән, алардан көлеп күпме такмаклар язылган. 90нчы еллардан башлап авылларда күп кенә эшләр көмешкә, аракы хакына эшләтелә башлады. Эшләгән өчен акча алу күпләр өчен оят нәрсәгә әверелде. Нигә акча биреп эшләтмисез дигәнгә, кеше акча алмый, аракы гына ала дип җавап бирәләр иде. Шулай итеп бездә хәмер валютага әверелде. Әгәр бу барлык эшләгән эшләр өчен акча белән түләнсә, бүген без бөтенләй башка республикада яшәр идек. Ул акчаны кемдер баласына, йортын яхшыртуга тотар иде. Өстәвенә күпләр Себердә эшләп кайталар да, ай буе эчеп яталар.

Кайберәүләр легаль аракы сатудан бюджетка кергән акчаны гына саный белә. Ятим балаларга, авыруларга түгелгән акчаларны санамыйлар. Авыл җирендә җинаятьләрнең 80-90 проценты эчкән хәлдә кылына. Җинаятьчеләрне төрмәләрдә тоту өчен дә бюджеттан күпме акча бүленә. Шуларның барысын да кушып санасаң, аракы сатудан кергән акчадан күпкә артыграк булып чыга. Шулай да, акча биреп эшләтү хәзер арта бара. Үзләре эчми, мәчеткә йөри торган күп кенә кешеләр эшкә эчми торган кешеләрне чакырып акча түлиләр.

– Районнарда ялган аракы сатуга каршы көрәшне ни рәвешле алып барасыз?

– Ул дүрт этапта алып барыла. Башта ялган аракы, көмешкә сатучылар исемлеген төзибез. Аннан авылның эчми торган актив егетләре район һәм авыл хакимияте вәкилләре, мәктәп укытучылары безнең активистлар белән җыелалар һәм шундый хәмер сатучыларның өйләренә барып алар белән сөйләшәләр, аңлаталар, бөтен авыл халкы исеменнән мөрәҗәгать итеп, хәмер сатуны туктатырга вәгъдә бирүләрен сорыйлар. Ул вәгъдә бирүләр видеога төшерелә. Шуннан соң аларның шактый өлеше хәмер сатудан туктый.

Бөрҗән районы Кыпчак авылында рейд:

Error rendering VK.

– Ягъни кисәтү ясау да яхшы нәтиҗә бирәме?

– Әйе, беренче йөреп чыканнан соң, ялган хәмер сатучыларның 70-80 проценты тыелып кала. Әмма 20-30 проценты бераздан яңадан башлый. Ягъни яртысына бер тапкыр әйтү җитә. Мондый эш белән берничә ел буе шөгыльләнгәннәргә аңлату кыенрак, алар аңламый, туктамый. Озак еллар саткан кешеләрнең һәрберсенең кызгандыра торган үз тарихы бар. Алар үзләре турында шундый итеп сөйли белә ки, хәтта аларны кызганып кесәдәге соңгы акчаны чыгарып бирәсе килә. Кайчак кызыклы очраклар да булгалый. Озак еллар көмешкә куган берәүгә килеп шактый вакыт аңлату эшләре алып бардык. Инде аңлаган, килешкән сыман күренде. Ә полиция хәзер сезнең көмешкә куу аппаратыгызны алып китәбез дигәч, егетләр, аппарат эшләп утыра бит, әзерләгәнен генә куып бетерим дә, иртән килеп алырсыз ди. Алар моны җинаять дип түгел, ә гади эшкуарлык дип күрә.

– Сезнең безгә кисәтү ясарга вәкаләтегез юк диючеләр бармы?

Фәнзил Әхмәтшин (сулдан икенче) һәм башкорт активистлары көмешкә куучыдан тартып алынган җиһаз белән
Фәнзил Әхмәтшин (сулдан икенче) һәм башкорт активистлары көмешкә куучыдан тартып алынган җиһаз белән

– Алар үзләренең канун бозуларын белгәнгә күрә, безгә артык каршылык күрсәтмиләр. Легаль аракы сату урыннарында исә без әлегә аңлату эшләре генә алып барабыз.

Беренче очрашудан соң хәмер сатуны туктатмаганнарның кайберләре белән тагын сөйләшәбез, кайберләре белән сөйләшеп тормыйбыз, полиция җәлеп итеп аларга каршы эш ачтырабыз. Бу өлкәдә канун бозган өчен физик затлар, ягъни өйдән көмешкә, ялган аракы сатучылар башта 30 мең сум штрафка тартыла, икенче тапкыр бозсалар, җинаять эше ачыла. Хөкемдар иректән мәхрүм итү җәзасы да билгеләргә мөмкин. Юридик затларга исә 150 мең сум штраф, лицензияләрен алу, җинаять җаваплылыгы каралган.

Шулай ук аларга карата мәгълүмат һөҗүме дә алып барабыз. Аларның якыннары, эш урыннары аша сүзебезне җиткереп торабыз, хатлар языла. Безнең эшчәнлектә дин әһелләре дә катнаша. Шул рәвешле аларга каршы төрле яклап мәгълүмат басымы бара. Шул ук вакытта, әгәр хәмер сатуны туктатмасагыз, сатмау турында вәгъдәгез язылган видео башта район күләмендә, аннан да туктамаса, республика күләмендә чыгачак, бу кеше безнең халкыбызның дошманы дип күрсәтәчәкбез дибез.

Өченчесе – икътисади һөҗүм. Аларны штрафларга җәлеп иттерү, аларның кибетләреннән әйбер алмаска өндәү һәм башкалар.

Дүртенчесе – юридик яктан һөҗүм, андый кибетләрне ничек ябу турында уйлыйбыз. Әле авылда хәмер сатуны көйләүче канун өлгесе әзерлибез.

– Ул канун өлгесе турында бераз мәгълүмат бирә алмассызмы?

– Без авыл җирләрендә азык-төлек кибетләрендә хәмер сатуны бетерергә телибез, хәмер аерым рәвештә махсус кибетләрдә генә сатылырга тиеш. Ә кечкенә авылларда андый кибетләр бөтенләй булмаска тиеш, бары зур авылларда гына булсын. Безнең егетләр Скандинавия илләренең һәм АКШның да бу өлкәдәге тәҗрибәсен күптәннән өйрәнә. Хәзер Башкорт җыены - Корылтай депутатлары белән шул юнәлештә эш алып барыла. Әлегә ул канун өлгесе авыл җирләрен генә күздә тота. Бу әле безнең шушы юнәлештәге беренче эшебез, өйрәнеп алгач калаларда хәмер сатуны көйләү турында да канун өлгесе әзерләргә исәп бар.

Әмма болар бер көндә генә эшләнә торган эш түгел. Безнең пландагы максат – 1 августка кадәр ялган хәмер сатуны туктату һәм киләсе 3-4 елда авылларда эчкечелекне тулысынча бетерү. Хәзер үсмерләрнең күбесе төрле социаль челтәрләрдә утыра, шунда аларга үз телләрендә аңлату роликлары әзерлибез, алар үзләре дә эчүчелеккә каршы төрле сурәтләр, мотиваторлар ясап бер-беренә таратсын дип тырышабыз. Әле Вконтакте челтәрендә "Син батырҗанмы, әллә бахырҗанмы?" дигән флешмоб башланды.

"Син батырҗанмы, әллә бахырҗанмы?" флешмобында катнашучы

Error rendering VK.

– Башкортстан башлыгы вазифасына намзәт булырга җыенуын белдергән сәясәтче Айрат Дилмөхәммәтов узган көз районнарда башкорт җыеннары барган чорда эчкечелекне һәм ул җыеннарда күтәрелгән башка проблемнарны болай гына чишеп булмаячагын, аларга башкорт дәүләтчелеге аша сәяси дәрәҗәдә керешергә кирәклеген белдергән иде. Моңа ни дип җавап бирерсез?

– Миңа, көн саен булмаса да, атна саен кемнеңдер эчеп кемнедер үтерүе, асылынып үлүе, аерылышуы турында телефоннан хәбәр итәләр. Йөзәр, меңәр кеше белән шундый хәл була. Без кайчан да булса, хакимияткә килербезме, юкмы – анысы билгесез. Сәясәт турында матур сүзләр генә сөйләп утыра алмыйбыз. Шуңа күрә, бу хәлне үзгәртү өчен бүген үк нидер эшләү мөмкинлеге бар икән, без аны эшләргә тиеш. Айрат әйткәннәргә ирешкәнчегә кадәр йөзәр, меңәр кеше эчкечелектән үлеп китәргә мөмкин. Аннан соң президент кушуы белән генә кеше эчкечелекне ташламый. Халык арасында моның өчен көрәшү, аңлату эшләре алып баручылар булмаса, фәрман белән генә аны җиңеп булмый. Ә нинди илдә яшәвебезне без, мөселманнар, болай да бик яхшы беләбез, аңлыйбыз.

XS
SM
MD
LG