Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәдәният министры катнашында көмешкә музее ачылды


Казанда, мөселман җәмәгатьчелегенең кискен каршы чыгуына карамастан, рәсми рәвештә көмешкә музее ачылды. Музей ачылышына Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибгатуллин да килде.

Бауман урамында урнашкан музейда бөтен Идел буе төбәкләреннән 10 меңнән артык экспонат җыелган. Музей ачылышына Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да килде.

Көмешкә музеен Юрий Круглов дигән кеше оештырган, ул музейда күрсәтеп-таныштырып йөрүче буларак та үзе эшли. Юрий шушы музейны булдырыр өчен Казанга Дондагы Ростов шәһәреннән махсус күченеп килгән. Круглов – Русия язучылар берлегенең Шолохов түгәрәге сәркатибе, Русия журналистлар берлеге әгъзасы, тарихчы, тарих һәм мәдәният турында 14 китап чыгарган кеше, 400дән артык телерадиопрограм эшләгән.

Музейда төрле зурлыктагы көмешкә куу җайланмаларын күрергә була. Монда шулай ук узган гасырларда кулланылышта йөргән савыт-саба, йорт кирәк-ярагы да урын алган – шешәләр, стаканнар, чәркәләр.

Музей үз ишекләрен бүген ачып жибәрде һәм көн саен төнге 11гә кадәр ачык булачак.

"Иман" үзәге Казанда көмешкә кайнату музее ачуга каршы мөрәҗәгать белән чыккан иде. Шәһәр үзәгендә исерткеч эчемлекләр эчүне популярлаштыру ни өчен кирәк дип белдерде үзәк вәкилләре. Белдерүдә әйтелгәнчә, музейда көмешкәне эчеп карап та булачак, балаларга да керү тыелмаячак. "Татар халкы мәдәниятендә дә, исламда да исерткеч эчемлекләр куллану гөнаһ санала һәм тәнкыйтьләнә", диелә белдерүдә.

Соңрак Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов "Иман" үзәге ризасызлыгына карата "Татарстандагы музейлар реестры исемлегенә кертелгәнгә кадәр көмешкә куу музее музей булып саналмый" дип белдерде. Хатта Казанда дәүләт, муниципаль һәм шәхси музейларның канун кысаларында гына ачыла алулары турында әйтелгән иде һәм ул таләпләр санап чыгыла. Бүген шәһәр карамагында алты музейның эшләве белдерелә.

"Бик сәер җавап: "Көмешкә музеен музей дип санамавыгызны сорыйбыз, чөнки ул Татарстан республикасы музейлары реестрына кертелмәгән". Ничек алай килеп чыга соң? Оештыручылар үзләре аны музей дип атый, бүтән музейлардагы кебек, даими күргәзмәсе бар, экскурсияләр уздырыла, хәтта көмешкәне татып карау мөмкинлеге дә бар – шул ук вакытта бу музей түгел, янәсе", дип гаҗәпләнә “Иман” оешмасы рәисе Наил Гарипов.

XS
SM
MD
LG