Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпия медале алган Камилә Гафурҗанова Сан-Франциско ярым марафонында Татарстан әләме белән йөгерде


Камилә Гафурҗанова АКШта яши, әмма "Татарстанга булганга мәхәббәтем үзгәрмәде" дип белдерә.

Русиянең атказанган спортчысы, 2012 елда Лондонда узган җәйге Олимпия уеннарында фехтование ярышларында такым белән көмеш медаль яулаган татар кызы Камилә Гафурҗанова Американың Сан-Франциско шәһәрендә оештырылган ярым марафонда финишка Татарстан байрагы белән килде.

"Күп әйбер үзгәрде, әмма минем ватаным Татарстанга мәхәббәтем генә үзгәрмәде", дип язган спортчы кыз социаль челтәрдәге фотосына.

Камиләнең спорт башлыгы да Татарстан әләме төсләрендә эшләнгән. Ә йөгерешченең саны язылган тасмада аның туган җире буларак Татарстан күрсәтелгән.

Ярым марафон кысаларында спортчы 21 чакрым араны йөгереп узды.

Камилә 1988 елда Казанда туган. Инде берничә ел дәвамында Америкада яши, анда ул балалар тренеры булып эшли.

Узган елда Камилә Гафурҗанова Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны яклап та чыккан иде. Тел вазгыятенә карата фикерен белдереп, ул "атнасына биш дәрес татар теле, ике сәгать урыс теле укысам да, Мәскәүдәге югары уку йортына "бик яхшы" билгеләре белән укырга керүгә бу комачауламады. Мин татар телен өйрәнү БДИ тапшыруга комачавын күрмим. Минем сыйныфны тәмамлаучылар арасында беркемнең дә БДИ белән кыенлыклары булмады", дигән иде спортчы.

7 апрельдә Истанбул шәһәрендә XIV Водафон ярым марафонында да Татарстан байрагы җилфердәде.

XS
SM
MD
LG