Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә килүче мигрантлар саны ил тарихында иң түбән дәрәҗәгә җиткән


Кыргыз мигрантлары Русиядә кәбестә басуында
Кыргыз мигрантлары Русиядә кәбестә басуында

Былтыр Русиягә нибары 124,9 мең чит ил кешесе килгән. 2017 ел белән чагыштырганда илгә килүчеләр саны дүрт процентка кимегән, ә илдән чыгучылар саны 17 процентка арткан.

2018 елда Руиягә килеп озакка калучы мигрантлар саны илнең яңа тарихында иң түбән дәрәҗәгә җиткән. Бу хакта Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең (РАНХиГС) Социаль анализ һәм фаразлау институты мәгълүматларына сылтанып Ведомости яза.

Былтыр Русиягә нибары 124,9 мең чит ил кешесе килгән. 2017 ел белән чагыштырганда, илгә килүчеләр саны дүрт процентка кимегән, ә илдән чыгучылар саны 17 процентка арткан.

РАНХиГС кисәтүенчә, мигрантлар агымы әкренәю Русиядә халыкның табигый кимүе сурәтендә күзәтелә. Әгәр 2017 елда табигый кимүне мигрантлар тулысынча каплаган һәм хәтта 77 мең кешегә арттырган булса, 2018 елны мигрантлар табигый кимүне 57 процентка гына каплый алган.

Мигрантлар агымы Азәрбайҗан, Әрмәнстан һәм Төркмәнстаннан башка бөтен илләрдән дә кимегән. Бигрәк тә Украина белән Үзбәкстаннан килүчеләр саны кыскарган. Элегрәк алар Русиянең иң эре миграция донорлары булып торды.

Былтыр декабрь ахырында Росстат халык санының 10 ел эчендә беренче тапкыр кимүен күрсәтүче мәгълүмат чыгарган иде.

Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренчә, Русиядә былтыр табигый кимү 99,7 мең кеше тәшкил иткән. Росстат мәгълүматларына караганда, 2019 елның 1 гыйнварына илдә 146 млн 780 мең 720 кеше яшәгән.​

Русия хакимиятләре илгә "миллионнарча" мигрант җәлеп итә алырлык яңа концепция дә төзеде. Беренче чиратта урыс телле халыкка Русия ватандашлыгы, эш өчен рөхсәт алу җиңеләячәк. Мигрантлар турында яңа концепцияне Русия президенты Владимир Путин былтыр октябрьдә имзалады.

XS
SM
MD
LG