Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда вакытыннан алда президент сайлау 9 июньгә билгеләнде


Касым-Жомарт Токаев
Касым-Жомарт Токаев

Казакъстанның элекке президентының кызы, Сенат спикеры Дәрига Назарбаева сайлауда катнашмаячак.

Казакъстан президентын сайлау 2019 елның 9 июнендә узачак. Бу хакта телевидение аша мөрәҗәгатьтә күптән түгел ил башлыгы итеп расланган Касым-Жомарт Токаев хәбәр итте. Ул бу хакта элекке президент Нурсолтан Назарбаев, парламентның ике пулаты спикерлары һәм Конституция мәхкәмәсе әгъзалары белән киңәшләштем диде.

Казакъстанның элекке президентының кызы, Сенат спикеры Дәрига Назарбаева сайлауда катнашмаячак. Бу хакта Tengri News басмасына аның ярдәмчесе әйткән.

Президент Нурсолтан Назарбаев 30 ел идарә иткәннән соң март аенда вазифасыннан китте. Шул ук вакытта ул илнең Иминлек шурасын җитәкли һәм хакимияттәге "Нур Отан" фиркасе башлыгы булып кала.

Токаев президент вазифасына керешкәнчегә кадәр Сенат рәисе иде. Президент вәкаләтләре Токаевка чираттагы президент сайлауга кадәр бирелде. Казакъстанда чираттагы президент сайлау 2020 елда булырга тиеш иде.

Соңгы тапкыр илдә президент сайлау 2015 елның апрелендә узды. Дәүләт башлыгы биш елга сайлана.

XS
SM
MD
LG