Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лихачев белән хушлашуга Татарстанның беренче затлары килмәде


Василий Лихачев белән хушлашу
Василий Лихачев белән хушлашу

Татарстан парламентының элекке рәисе Василий Лихачев белән хушлашуда Васил Шәйхразиев, Әсгать Сәфәров, Илсур Метшин бар иде. Миңтимер Шәймиев тә, Рөстәм Миңнеханов та, Фәрит Мөхәммәтшин дә күренмәде.

Татарстанның беренче һәм соңгы вице-президенты, Дәүләт шурасының элекке рәисе Василий Лихачевны соңгы юлга озаттылар.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясе бинасында узган хушлашу мөрәсименә зур түрәләр килмәде. Лихачев белән эшләгән Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да күренмәде. Хушлашу мөрәсимен вице-премьер Васил Шәйхразиев алып барды. Депутатлар, сәясәтчеләр, милли хәрәкәт вәкилләре килгән иде.

"Яңа Татарстан дәүләтчелеге үсешенә зур өлеш кертте. Республиканың кануннарын булдыруда зур эш куйды. Русия белән Татарстан арасында беренче шартнамә төзүдә, Татарстанның дәүләт суверенитеты, Конституциясен язуда актив катнашты", дип искә алды Шәйхразиев.

Василий Лихачев 8 апрельдә 67 яшендә вафат булды. 9 апрельдә аның белән хушлашу Мәскәүдә узды. Лихачевны Казанның Арча зиратында җирлиләр.

Василий Лихачев 1952 елның 5 гыйнварында Түбән Новгород шәһәрендә туа. Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1992 елда ул республика вице-президенты итеп билгеләгән иде. 1995 елда ул аннан киткәч, бу вазифа да бетерелде.

1995-1998 елларда Лихачев Татарстан парламентын җитәкли, Русия Федерация шурасы рәисе урынбасары була.

Парламенттан киткәч, ул Брюссельдә биш ел Русиянең Европа берләшмәсендә даими вәкиле булып эшли, ә аннан соң кире парламент эшчәнлегенә, Федерация шурасына кайта.

Василий Лихачев Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамә төзүдә дә катнаша.

2016 елда президент квотасы белән Үзәк сайлау комиссиясенә чакырыла. Анда ул чит илләрдәге сайлау бүлгеләре белән эшләү, халыкара күзәтүчеләр чакыру өчен җаваплы иде. Моннан тыш, ул Түбән Новгород, Омски, Самар һәм Ростов өлкәләрендәге сайлаулар белән бәйле эшчәнлек алып барды. Русия Үзәк сайлау комиссиясеннән Лихачев былтыр сентябрьдә китте.

XS
SM
MD
LG