Accessibility links

Эрдоган Истанбул мэрын сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга чакыра


Әнкарада тавыш бирү урыны
Әнкарада тавыш бирү урыны

Төркиянең хакимияттәге Гаделлек һәм үсеш фиркасе намзәте Бинали Йылдырым Истанбул мэрын сайлауда җиңә алмады.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Истанбулда узган муниципаль сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга чакырды. Бу хакта илнең хөкүмәт тарафлы басмаларына сылтанып Reuters хәбәр итә. Канунга ярашлы, тавыш бирү тартмалары белән дәүләт хезмәтендәгеләр генә эшли ала. Эрдоган мәгълүматынча, Истанбулның кайбер сайлау урыннарында бу таләп үтәлмгән.

Беренчел мәгълүматларга күрә, Истанбулда мэр сайлауда оппозициядәге Халык-республикан фиркасе намзәте Экрем Иммамоглу җиңде. Ул Рәҗәп Эрдоган җитәкләгән Гаделлек һәм үсеш фиркасе намзәте, Төркиянең элекке премьер-министры Бинали Йылдырымны 0,2 процентка узып китте.

Әнкарада оппозиция намзәте Мансур Яваш 50 проценттан артык тавыш җыйды. Идарә итүче фирка намзәте Мехмет Озхасеки сайлаучыларның 47 процент тавышын алды.

Төркиядә муниципаль сайлаулар 31 март узды. Анда 57 миллионнан артык кеше катнашты. 7 апрельдә хакимияттәге фирка илнең үзәк сайлау комиссиясенә Истанбулда кабат сайлау уздыру турында мөрәҗәгать җибәрде.

XS
SM
MD
LG