Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадан Венага туры очышлар башлана


Уфа һава аланы
Уфа һава аланы

Очышлар атнасына ике тапкыр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак.

3 июньнән Уфадан Австрия башкаласы Венага туры очышлар башлана. Очышларны Utair авиаширкәте Boeing 737 очкычларында атнасына ике тапкыр башкарачак. Дүшәмбе һәм җомга көннәрендә Уфадан очкыч 9:45-тә, Венадан 12:05-тә китәчәк. Бу хакта авиаширкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авиабилет бәясе бер якка 5698 сумнан башланачак. Иң арзан тарифка багаж керми, бортка биш килограмнан артмаган кул сумкасы алып керергә мөмкин. Багажлы тариф 6803 сумнан башлана.

Уфа халыкара һава аланы Utair ширкәтенең иң мөһим төбәк хабларының берсе булып санала. Авиаширкәтнең төп офисы Сургутта урнашкан.

Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров күптән түгел Австриядә республиканың вәкиллеген ачу планнары турында белдергән иде. Австриядә вәкиллек 2000-2014 елларда эшләде, әмма ул нәтиҗәсез эшли дип ябылды.

XS
SM
MD
LG