Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ишетмәүче мөселманнар өчен онлайн курслар ачу мәсьәләсе өйрәнелә


Әһдәм Юмагулов ишетмәүчеләргә җомга вәгазен тәрҗемә итә
Әһдәм Юмагулов ишетмәүчеләргә җомга вәгазен тәрҗемә итә

Казанның "Ярдәм" мәчетендәге сурдотәрҗемәчеләр ишетмәүчеләрне исламга өйрәтәчәк мөгаллимнәр әзерләүче онлайн курслар ачарга вакыт җитте ди.

Күрмәүче яки ишетмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге булдырган "Ярдәм" мәчетендә эшләүче курслар ишетмәүче мөселманнарны укытучы ислам белгечләре әзерләү кирәк дигән фикергә этәргеч булган. Бу турыда Азатлыкка әлеге мәчеттә инде ике ел волонтер буларак сурдотәрҗемә эшләре алып баручы Әһдәм Юмагулов белдерде. Аның әйтүенчә, хәзер әлеге проектны ничек тормышка ашыру юлларын эзлиләр. Дәресләр онлайн булачак, төрле шәһәрләрдәге шәкертләр һәм мөгаллимнәрнең компьютер экранында бер-берсен күреп җанлы аралашуы рәвешендә белем бирү оештырырга кирәк ди Юмагулов.

Дин сабакларын Казандагы яки Мәскәүдәге ислам институты белгечләре алып барыр дип ниятләнә. Ишетмәүче мөселманнар әлеге онлайн курсларны тәмамлаганнан соң диплом алып башка ишетмәүче мөселманнарны укыта алырлык белемгә ия булырга тиеш.

Әһдәм Юмагулов
Әһдәм Юмагулов

Юмагулов үзе яхшы ишетә, колак проблемнары беркайчан да булмаган. Ул инде биш ел Казан дәүләт тикшеренүләр техник институтында (КАИ) сурдотәрҗемәче булып эшли. Хәзер әлеге югары уку йортында ишетмәүче 85 студент белем ала. "Ярдәм" мәчетендә ишетмәүчеләргә сурдотәрҗемә белән булышучы волотер шушы тәҗрибәне ислам белеме бирүдә дә кулланырга кирәк дип саный.

"Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә шундый фикер тугач Юмагулов башта алай укырга теләүчеләр булырмы дип сораштыру уздырырга булган. Казанда андыйлар шактый булып чыкты, ә бар Русия буйлап онлайн рәвештә укып дин мөгаллиме булырга теләүче ишетмәүчеләр бигрәк тә күп булырга тиеш ди ул.

"Ярдәм" мәчетенә җомга намазына килгән мөселманнар
"Ярдәм" мәчетенә җомга намазына килгән мөселманнар

Сурдотәрҗемәче Юмагулов бу мәчеттәге дини курсларга йөрүчеләргә тәрҗемә эшләре белән ярдәм итә, шул ук вакытта үзенең дә дини белемен арттыруына сөенүен белдерде.

"Ярдәм" мәчетендәге җомга вәгазьләре сурдотәрҗемә белән интернетка 2016 елда чыга башлады. Башта тәрҗемәчеләр бу эшне аерым бүлмәдән алып барган булсалар, 1 марттан сурдотәрҗемәче вәгазь сөйләүче имам янына басып ишетмәүчеләргә аның вәгазен кул һәм ирен ишарәләре белән җиткерә.

"Ярдәм" мәчетендә сурдотәрҗемәле җомга вәгазьләре уздырыла
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:38 0:00

Җомга вәгазьләренә ишетмәүче 10-15 мөселман йөри. Әлеге вәгазьләр видеога яздырып алына һәм "Ярдәм" мәчетенең YouTube каналына куела.

"Ярдәм" хәйрия фонды матбугат сүзчесе Римма Гатина Азатлыкка белдерүенчә, Русиядә сурдотәрҗемәле вәгазьләрне интернетка чыгаручы бердәнбер мәчет булган "Ярдәм" тиздән аларны һәр җомга иртәсендә интернет аша онлайн режимда күрсәтә башларга да җыена.

Ишетмәүчеләр бу мәчеттә атнага өч тапкыр оештырылучы курсларга йөреп ислам дине нигеләрен, Коръән сүрәләрен өйрәнә.

Гатина әйтүенчә, ишетмәүче мөселманнар арасында, мөмкинлекләре чикләнгән булудан кыенсынып, өйләреннән чыкмый ятучылар да шактый. "Ярдәм" үзәгендә алар психологик яктан ныгып, үз-үзләрен иркенрәк тотырга, кеше белән аралашырга өйрәнеп кайтып китәләр.

Гатина җомга намазларына йөрүче ишетмәүче мөселманнарның 10-15 кешедән артмавын андыйларның эш көнендә эштә булуы белән аңлата. Якшәмбе курсларына алар бик күп килә һәм араларында яшьләр дә күп була ди ул.

"Ярдәм" мәчетендә кул ишарәләрен өйрәнүче мөселман (сулда) җомга вәгазе тыңлый
"Ярдәм" мәчетендә кул ишарәләрен өйрәнүче мөселман (сулда) җомга вәгазе тыңлый

Гатина әйтүенчә, ишетмәүче мөселманнар арасында да, башка кешеләр тормышында булган кебек, авыр хәлдә калганнар шактый. Андыйлар үз хәлләренә имамнан аңлатмалар, ул хәлдән ничек чыгу турында киңәшләр алырга тели. Мондый очракларда да аларга сурдотәрҗемәчеләр ярдәм итә. "Ярдәм" үзәге ишетмәүче һәм күрмәүче мөселманнарга тормыш таянычы булырга, аларны җәмгыять белән бәйләнештә тотарга тырыша ди Гатина.

Үзәкнең икенче сурдотәрҗемәчесе Рәисә Сабирҗанова үзе дә колак аппараты куллана. "Ярдәм" мәчетенә ул ике ел элек йөри башлаган. Аңа кадәр Сөләйман мәчетенә йөргән булган.

Рәисә Сабирҗанова
Рәисә Сабирҗанова

"Анда җиде кеше булдык. Хәрефләр өйрәндек, вәгазьләр тыңладык, сурәләр өйрәнеп килдек. Аннан яңа мәчет салгач, безне монда чакырдылар. Монда күбрәк ишетмәүчеләр килде, кайберләре сөйләшми дә. Мин үзем дә колак аппараты белән генә ишетәм. Ишетмәүчеләр монда да хәрефләр, сүрәләр, язарга өйрәнәләр. Вәгазьләр сөйләп безгә Мөхәммәт пәйгамбәрнең кем булуын, Аллаһ турында аңлаталар", ди Сабирҗанова.

Ишетмәүче һәм сөйләшә алмаучы Шәмсия Гаетова да бу үзәккә ике ел чамасы элек ире белән бергә йөри башлаган.

Шәмсия Гаетова
Шәмсия Гаетова

"Ике ел элек көзен мәчеткә йөри башладык, гарәп хәрефләрен укырга өйрәнергә. "Ярдәм" мәчете безгә бик ошый, мөнәсәбәтләр дә бик әйбәт. Былтыр мин бик йөри алмадым, операциядә булдым. Минем ирем дә монда йөри. Бергә укырга өйрәнәбез, өйдә дә күнегүләр эшлибез. Икәүләшеп дәресләр укыйбыз, хәрефләр язабыз", дип сөйләде Азатлыкка Гаетова.

XS
SM
MD
LG