Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Ханов Гафури театрының сәнгать җитәкчесе вазифасыннан киткән


Олег Ханов
Олег Ханов

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе вазифалары вакытлыча Иршат Фәйзуллинга йөкләнгән.

Гафури театрының рәсми сәхифәсендә урнаштырылган мәгълүматка караганда, Олег Ханов театрда эшен актер буларак дәвам итәчәк. Ханов "күп еллык намуслы хезмәте өчен" Башкортстан мәдәният министрылыгының мактаулы кәгазе белән бүләкләнде.

Олег Ханов башкорт театрында 2012 елдан сәнгать җитәкчесе булды. Аның җитәкчелегендә театр берничә тапкыр "Алтын битлек" кебек мәртәбәле бүләккә дәгъва итте. 2016 елда "Кара йөзләр" спектакле костюм рәссамы эше өчен "Алтын битлек"кә ия булды. Быел Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театры 100 еллыгын билгели.

Олег Ханов Казан гастрольләре алдыннан Азатлыкка актерлык эше күңелгә иң якыны дип сөйләгән иде. 3-7 апрельдә Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театрының Казанда гастрольләре узды.

Олег Ханов 1951 елның 11 августында Башкортстанның Архангел районы Көзге авылында туган. 1973 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. Башта Гафури театрында эшләгән, аннары режиссер Рифкать Исрафилов белән Оренбур театрында иҗат итә, 2009 елдан Салават шәһәренең дәүләт башкорт драма театрында режиссер булып эшләгән. Режиссер буларак 11 спектакль иҗат иткән.

XS
SM
MD
LG