Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Баһавиев: "Татарның башы ике операцион системда эшли"


Надир Баһавиев (с)
Надир Баһавиев (с)

Татарстанда туып үскән, АКШта үзенең хосусый ракет төзү ширкәтен булдырган Надир Баһавиев татарлар галәм белән кызыксынуга, гомумән дөнья белән танышуга күбрәк игътибар бирергә тиеш дип саный. Космонавтика көне уңаеннан Азатлык аның белән әңгәмә тәкъдим итә.

—​ Надир, сез Казаннан АКШка ничәнче елда һәм ни сәбәпле күчендегез?

— АКШка 2002 елда киткәнбездер. Гаилә белән күчтек, чөнки Русиядә космонавтика үлә башлады һәм миңа АКШта яхшырак булыр дип уйладык. Аңа кадәр мин Казан авиация институтында укыдым. АКШка килгәч Флоридада Embry-Riddle Aeronautical University-да белем алдым һәм аэрокосмик инженер булдым.

—​ Русиядә космонавтика үлә башлады дисең. Димәк ул вакытта ук бу өлкә белән кызыксынгансың?

— Балачактан ук. Галәмгә очучы булырга теләгән идем. Шуңа күрә аэрокосмик инженер булып киттем.

—​ АКШта мөмкинлекләр күбрәк дип санадың инде?

— Әлбәттә. Монда галәм өлкәсендә дәүләт карамагында да, шулай ук хосусый да эшләргә мөмкин. Русиядә дәүләт карамагында гына эшләп була һәм бу авыррак. Силикон үзәнлегендә Bagaveev corporation исемле кечкенә стартап ширкәтемне булдырдым. Әле биш кенә кеше эшлибез. Акрынлап үсәргә тырышабыз.

​—​ Ширкәтегез нәрсә белән шөгыльләнә?

— Без галәмгә оча торган ракет төзибез. Ракет галәмгә 50 килограммлы кечкенә иярченнәр җибәрә алачак. Менә шуның белән без базарга чыгып студентлар ясаган иярченнәр, кечкенә ширкәтләр яки НАСАның иярченнәрен галәмгә очырабыз.

—​ Әле сынау уздырганыгыз, ракет очырганыгыз булдымы?

— Беренче адым буларак беренче ракетны җибәрдек. Ул ракетта 3D принтерда эшләнгән мотор кулланылды. Бу әле яңа өлкә. Шулай акрынлап алга атлыйбыз.

Надир Баһавиев (уртада кызыл киемнән) аңлату эшләре алып бара
Надир Баһавиев (уртада кызыл киемнән) аңлату эшләре алып бара

Икенче ракет галәмгә очар, ләкин орбитага чыкмас. Галәмгә сикерәчәк тә кире кайтачак. Өченче ракет инде галәмгә очарга тиеш.

Ягъни без беренче ракетны 2015 елда ук җибәрдек, ләкин өченче ракет гына галәмгә очачак һәм акча китерә башлаячак.

—​ Ширкәт кайчан эшли башлады?

— Ширкәткә биш яшь. Мондый ширкәтләр гадәттә якынча ун елда аякка баса.

—​ Бу икенче һәм өченче ракетны җибәрү нәрсәгә бәйле. Аны тизләтеп буламы?

— Ракетны төзү озак вакыт ала. Һәрбер детальне, аның авырлыгын белергә кирәк. Ул бит дөрес очарга тиеш. АКШта авиация өчен җаваплы оешмаларга документлар язарга кирәк. Алар да "әйе" дигән җавап кайтарырга тиеш. Шулар барысы да әзер булгач кына ракетны җибәреп була. Шуңа аларны да көтәбез, инвесторлар да булырга тиеш. Иң мөһиме – эш белән мәшгульбез. Икенче очыру бәлки алты айдан булыр. Өченчесе ел ярымнан булыр дип уйлыйбыз. Әлбәттә, кайвакытта без уйлаганча ук барып та чыкмый. Мин ел ярымнан дип фаразлыйм, ул ике елдан гына булуы да ихтимал.

—​ Инвесторларны җәлеп итеп буламы?

— Була. Әмма хәзер бизнес акрыная башлый. Шуңа күрә бик кыйммәт әйберләрне сатып алмыйбыз, без генә түгел, һәрбер стартап шулай итә. Менә икенче очырудан соң акча ягы җиңелрәк булыр дип уйлыйм, чөнки галәмгә очкач җитди ширкәт дигән даныбыз таралыр. Әмма аңа кадәр әле эшләргә кирәк. Шуңа икенче очыруны көтәбез.

—​ Димәк, киләчәк уңыш ул инде икенче очыруны күрсәтүдән тора.

— Бары очыруга гына бәйле түгел инде ул. Инвесторлар килгәч бит барысын да карый. Такым белән кызыксына. Хезмәткәрләрне, ширкәтне карый. Ракетны чүлдән очырганда инвесторларны да чакырырбыз. Алар ике-өч көн безнең белән трейлерда яшәп ракетны җибәрүне карар. Безнең тәкъдим-күрсәтү шулай оештырыла.

—​ Русиядә күп очракта иярченнәрне очырып җибәрә алмыйлар. Космодром төзелеше дә коррупция гаугалары белән бәйле. Русия хәзерге изоляциядә булганда галәмгә очучы дәүләт исемен кайтара аламы?

Хәзер Русия үзен көчле уенчы дип күрсәтергә тырыша, әмма анда яңа идеяләр юк

— Теоретик яктан Русиягә беркем дә кирәкми, чөнки җирләре зур. Җирләре зур булгач, бөтен файдалы казылмаларны үзләрендә таба алалар. Шуңа изоляция Русиягә авырлыклар китерми. Әмма Русиядә күзаллау юк. Бәлкем бардыр, безгә генә сөйләмиләрдер. Хәзер Русия күбесенчә үзен көчле уенчы итеп күрсәтергә тырыша, әмма аларның яңа идеяләре юк. Шул ук иске "Союз", иске "Протон"нарны җибәрәләр. Яңа төзелгән "Ангара" да инде иске.

Илон Маск җибәргән ракеттан соң галәмгә очыш өлкәсендә кечкенә инкыйлаб булды һәм хәзер бөтен ракетларны кире кайта торган, күп тапкыр кулланыла торган итү бик мөһим санала. Галәмгә очыру бит бик кыйбат. Хәзер галәмгә очканда ракетларның һәрберсе 50 млн доллар тора. Күп тапкыр кулланылган очракта ул 100 мең долларга гына чыгачак. Димәк миллионнан меңнәргә генә кала.

Мисал өчен, очкычны һәрбер сәфәрдән соң ташламыйлар бит, ә ракетларны ташлыйлар. Хәзер бит Байконурдан җибәрелгән ракет Казакъстанга, АКШтан җибәрсәң океанга килеп төшә. Шуңа ракетларны күп тапкыр кулланылышлы итү бик мөһим. Аның өчен эшләргә кирәк. Русиядә андый кешеләр йә калмаган, йә аларны үстермиләр. Бәлкем киләчәктә бу эшне башларлар.

Хәзер Татарстанда авиация үсә башлый кебек. Бәлкем ул эштә без дә (ширкәт буларак – ред.) катнашырбыз. Мин Русиядә ракетлар төзи алмыйм, әмма киләчәктә Русия белән бергәләп бәлки иярченнәр төзер идем. Галәмне яулау бик мөһим.

—​ Син Татарстан авиация өлкәсендә үсештә дип әйттең. Мисаллар бармы?

— Мәсәлән, хәзер "Ансат" дигән яңа боралак төзиләр. Аңа татар исеме бирделәр. Күп илләргә экспортлыйлар. Казандагы очкыч заводын да эш күп. Үсеш бара. Аннары мин элек йөргән "Сәләт"ләр дә (Надир Татарстандагы "Сәләт" яшьләр хәрәкәте вәкиле, элекке сәлкеш – ред.) КАИда авиация белән шөгыльләнәләр. Шуңа минемчә техник үсеш бар, әмма ул безнең кебек 20-30 яшьлекләрдә түгел, ә 10-15 яшьлек балаларда башланды.

Совет берлеге таркалгач барысы да менеджер булып киткән иде, менә хәзер ул чор бетә башлый һәм инженерлар чоры башлана. Мин Татарстанда инженерлык үсешен күрәм.

—​ Читтән күзәткәндә Татарстанда бу өлкәгә дәүләттән ярдәм бар кебекме?

Татар техник университетын ясау шәп булыр иде. Әдәбият белән мәдәният кенә димәгән бит

— Махсус аңа гына күзаллап бирелгән акчалар юк. Мәсәлән, Татар техник университетын ясау шәп булыр иде. Әдәбият белән мәдәният кенә димәгән бит. Техник университетта компьютердан башлап авиация, космонавтика, процессор төзелеше, ягъни иң көчле өлкәләрне алып укытырга мөмкин. Һәрбер өлкәдә фундаменталь үсеш кирәк. Мәсәлән, биология, авиация, компьютер төзелеше һәм програмлау, аэрокосмосны үз өченә алган университетны ясасак дәүләтнең акчасы файдага китәчәк.

КАИда (элекке Казан авиация институты, хәзер Казан тикшеренү техник университеты – ред.) булгач "Сәләт" балаларына бераз дәүләт ярдәме бардыр инде барын.

—​ Татар техник университеты дидең. Кайбер ата-аналар балаларын татарча укытуга каршы. Яхшы белгеч була алмыйлар дигән фикердә торалар.

— Мин урыс булсам: "Ник үземнең урыс акчасын татарларга татар телен өйрәнергә бирергә тиеш?" дип уйлар идем. Шуңа аларны аңлыйм. Татар телен саклау, балаларга өйрәтү – ата-ананың бурычы. Бәлкем мәктәптән соң татарча түгәрәкләр ясаргадыр. Тематикасы – татар телен өйрәнү түгел. Ул авиация дә, чигү дә була ала, әмма барысын да татар телендә итү мөһим.

Аны бит район үзәкләрендә дә ясап була. Полиция килеп "татарча сөйләшмәгез" димәс. Бары кешеләр үзләре ялкаулана.

—​ Бу түгәрәкләр өчен татарча белгечләр җитәрлек дип уйлыйсыңмы?

— Анысы дөрес. Мәсәлән, минем дустым ракетлар турында татарча лекцияләр язуымны сораган иде. Мин утырам да уйлыйм инде, бу сүз татар телендә ничек була ала, бу сүз татар телендә бөтенләй юк, димәк уйлап чыгарырга кирәк дип. Белгечләр булмаса да кешеләр алдан әзерләнеп лекцияләр яза ала. Ягъни белгечләрне эзләү түгел, ә үзеңне белгеч итү кирәк.

"Bagaveev Сoroporation" ширкәтен булдырган Надир Баһавиев белән әңгәмә
please wait

No media source currently available

0:00 0:36:09 0:00
йөкләү

— ​Син татарча яхшы сөйләшәсең, кайсы мәктәптә белем алдың?

— Казандагы 2нче гимназиядә укыдым һәм бик яхшы белем алдым. Әлбәттә мәктәптән башка өстәмә курсларга да йөрдем. Математиканы өйрәндем.

— ​АКШка киткәч "көчлерәк мәктәптә укыйсым калган икән" дигән үкенү булмадымы.

— Юк. Без АКШ белән чагыштырганда күбрәк белем алабыздыр. Урыслар белән чагыштырганда шуны әйтеп була. Урыс телен генә түгел татар телен дә беләбез. Татарларның башы ике операцион системда эшли. Macintosh бар, Windows бар. Менә безнең башта аның икесе дә урнаштырылган. Шуңа горурлык хисеннән башка үкенү юк.

— ​Русиягә кайтырга теләмисеңме?

— Теләк бар. Бөтенләйгә түгел, әмма озын вакытлы сәфәрләргә. Бизнесны аякка бастыргач дөнья буйлап сәяхәт итәрмен. Дөньяда проблемнар бик күп бит. Галәмнән башка экология мәсьәләсе мөһим. Балаларны укыту да мөһим. Шуңа йә балаларны, йә студентларны берәр семестр укыта алам.

Татарлар гомумән дөнья буйлап белем алырга омтылырга тиеш

Татарлар Алтын Урда вакытыннан ук башка халыкларны яхшы аңлый торган халык булган. Татарлардан көчле хөкемдарлар, казыйлар чыга ала. Кемдер АКШка килеп бу тармакны сайласа, көчле хөкемдар булыр иде дип уйлыйм. Чөнки безнең халыкта гаделлек көчле. Татарлар гомумән дөнья буйлап белем алырга омтылырга тиеш. Русия астындамы, Казакъстан астындамы, бәйсез булыпмы...

Башта белем ала, шул ук вакытта сәнәгатьне үстерә. "Әпипә"не биеп кенә әллә нигә ирешеп булмас. Татарлар кызыксынучан халык. Белмәгән җирләрне күрергә омтыла. Кайбер халыкта ул бөтенләй дә юк. Кызыксынучан халыклар алай күп тә түгел. Галәмне өйрәнү, авиация дә татарларга туры килә торган өлкә. Андый профессияләрдә татарларга кадерле булган иреклек бар. Татарлар ирек ярата.

— ​Татарлар Русия эчендәме, Казакъстандамы яки бәйсез дәүләт буларакмы, әмма беренче чиратта белем алырга тиеш дидең. Бәйсез дәүләт булуга ышанасыңмы?

— Берничә ай элек Путин, татарлар яхшы халык, әмма самими дигән иде. Самимилек ул алай начар сүз түгел-түгелен, әмма татарлар дөньяны белми. Кытайлар, британнарның ничек бизнес алып баруын белми. Кораллы көчләрнең, сәүдә бәйләнешенең, бизнесны алып бару нечкәлекләрен белеп бетерми. Хәзер татарлар бәйсез булса, кечкенә Молдова кебек итәчәкләр. Сәнәгатьне бетерәләр дә халыктан батраклар ясаячаклар. Бәйсез булу өчен эчке дәүләт аппаратын, саклану сәләтен, финанс мөмкинлекләрне булдырырга кирәк. Бәйсезлек бик ерак та түгелдер, әмма бөтен аппаратны төземичә дөньяга чыгу куркыныч. Шуңа иң мөһиме – белем алу. Аннары аны тиешлечә файдаланып булачак.

Татарларга үз тармагын табу мөһим

Хәзер һәрбер халык ниндидер бер тармакта үсеш ала. Кытайларда ул сәнәгать, Германиядә – төгәл станоклар. Татарларга да шундый тармакны табу мөһим. Нефтьне сатып, алма үстереп кенә көн күреп булмый.

— ​Ассимиляция зур тизлек белән бара. Син әйткән әйберләрне эшләгәнче татарларга инде бөтенләй инкыйраз килмәсме?

— Әйе, бу куркыныч бар. Татарлар бит Татарстанда гына яшәми. Шуңа башка илдәге татарлар белән элемтәдә эшләү мөһим. Кытайда да уйгырларны юк итәләр. Дәүләт суперкомпьютерына санау җиңелрәк булсын өчен халыклар әзрәк булырга тиеш дип фараз йөртүчеләр бар. Русия җитәкчеләренә дә бөтен җирдә урыслар гына булса җиңелрәк булыр иде. Шуңа татарларга уянырга вакыт җитте.

Татарларга сәнәгать кирәк. Күп ширкәтләр татар кулларында булырга тиеш. Уралда мәгъдән чыгару ширкәтләрен булдырып була. Кече авиацияне үстерергә кирәк.

— ​Күптән түгел генә Татарстанда космодром төзү турында сүзләр чыккан иде. Бу Татарстанга кирәкме?

— Космодром яхшы нәрсә. Бу бит галәмгә күпер. Әмма зыянлы ягулыкны куллануны рөхсәт итәргә ярамый. Ракетлар өчен кислород һәм гиптилны куллану мөмкин. Гиптил бик зыянлы. Шуңа аны рөхсәт итәргә ярамый.

— ​Менә Казакъстанда Байконурда гиптил кулланыла. Экологлар төрле каршылык чаралары уздырса да аларга колак салучы юк.

Русия Байконурдан китәргә җыена һәм китсә аның урынына татарлар килергә тиеш

— Моны очыручы ил таләп итәргә тиеш. Русия Байконурдан китәргә җыена һәм китсә аның урынына татарлар килергә тиеш. Мәсәлән, анда бөтен җиһазлар калачак бит. Аны яңадан төзекләндерү мөмкин булачак. Шулай ук сата да алалар. Татарлар монда килеп бизнес ясарга тиеш. Галәм бизнесы да, җир өсте бизнесы да ясап була. Татарларга көчлерәк булу зарур. 1937 ел түгел бит. Курыкмаска кирәк. Авиация белән космонавтика бүген бик мөһим юнәелшләр. Шуңа татарларга тиз-тиз хәрәкәт итәргә һәм башка төрки халыклар белән бердәм булып эшләргә кирәк.

— ​Син Илон Маскны искә алып киткән идең. Аның белән танышмы?

— Юк. Ул идеяләрне урлап төзер дә миңа берни дә калмас дип куркам. Аның ширкәте эффектив, әмма инновацияләре аз. Аның бизнес нәтиҗәлелеге югары. Минем ширкәттә киресенчә инновация күп, ә бизнес ягыннан көчле түгелмен. Гаиләмдә ата-бабайлар бизнесменнар түгел, ә офицерлар.

— ​Гаиләм дидең. Әтиеңнең һөнәрен әйттең. Әниең белән дә таныштыр инде.

— Әнием композитор Мәсгүдә Шәмсетдинова.

— ​Үзең өйләнгәнме?

— Юк әле өйләнмәгән. Миңа 35 яшь. Мин бу хакта уйлыйм. Дөрес кешеләрне табарга кирәк. Янымда дөрес кешеләр генә булырга тиеш. Шуңа әле ашыкмыйм.

XS
SM
MD
LG