Русиядә яшәүче халыкның өч проценты илнең бөтен финанс активларының һәм акчаларның 89 процентын һәм банклардагы депозитларның 92 процентын тота. Бу хакта Югары икътисад мәктәбе һәм Внешэкономбакның (ВЭБ) Тикшеренүләр һәм экспертиза институты аналитиклары уздырган тигезсезлекне тикшерү нәтиҗәләренә сылтанып, Коммерсантъ яза.
Росстат чыгарган мәгълүматлар югары һәм бик югары керемле кешеләргә кагылмый. Югары икътисад мәктәбе һәм ВЭБ иң бай кешеләрнең кулында булган активлар һәм акчаларның өлешен бәяләгән. Шактый зур аерма килеп чыккан.
Гадәти тикшеренүләр бай русияләрнең 20 проценты бөтен финанс активларның һәм акчаларның 39-45 процентын үз кулында тота дип күрсәтә. Әмма халыкның иң бай өч проценты мәгълүматын да исәпкә алганнан соң, байлар кулында булган финанс активлар һәм акчаларның күләме ике тапкыр арткан.
Шул ук вакытта иң хәерче халыкның 20 процентына финанс активларның нибары алты проценты, банкларда сакланучы акчаларның дүрт проценты һәм кулакчаларның өч проценты гына туры килә.
Шулай да аналитиклар иң бай кешеләр керемнәренең кимү тенденциясе күзәтелә, ә биш ел эчендә фәкыйрь халыкның реаль керемнәре бераз арткан, әмма аларның бурычлары да арткан дип белдерә.
Oxfam хәйрия оешмасы быел гыйнварда чыгарган тикшерү нәтиҗәләренә караганда, дөньяда иң бай саналган 26 кешенең байлыгы 3,8 миллиард иң ярлы кешеләрнең керемнәре белән тәңгәлләшкән. Дөньядагы миллиардерларның байлыгы көн саен 2,3 миллиард долларга артып тора, ә фәкыйрьләрнең керемнәре 11 процентка кимегән.