Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илһам Шакиров һәм Әлфия Афзалова исемнәре Казан үзәгеннән читтә урнашкан урамнарга бирелгән


Илһам Шакиров проспекты һәм Әлфия Авзалова
Илһам Шакиров проспекты һәм Әлфия Авзалова

Илһам Шакиров проспекты, Әлфия Авзалова һәм Мостай Кәрим урамнары Яндекс харитасында пәйда булды.

Казанның башкарма комитеты Илһам Шакиров проспекты, Әлфия Авзалова һәм Мостай Кәрим урамнарын башкала үзәгендә түгел, ә шәһәрнең Яшел Үзән районы белән читләшкән урында, "Салават күпере" торак комплексында булдырырга карар иткән. Әлеге урамнарны хәзер Яндекс һәм башка электрон хариталарда күрергә мөмкин.

Яндекс харитасында Илһам Шакиров проспекты, Әлфия Авзалова һәм Мостай Кәрим урамнары
Яндекс харитасында Илһам Шакиров проспекты, Әлфия Авзалова һәм Мостай Кәрим урамнары

Бер ай элек Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова "Салават күпере"ндә урам исеме биреләчәге хәл ителмәгән. Сөйләшү бара. Шәһәр үзәге дә карала. Киләсе атнада тагын бер очрашу булырга тиеш. "Салават күпере" дип әйтергә әле иртә" дигән иде.

Элегрәк Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова әнисең исемен Казан читендәге урамга бирү ниятенә ризасызлык белдергән иде.

Татар җәмәгатьчелеге Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова исемнәрен Казан үзәгендәге урамнарга бирергә өндәсә дә, хакимият Казан үзәгендә генә түгел, гомумән, урам исемен алыштыру шактый зур чыгымлы эш, өстәвенә, моңа биредә яшәүчеләр дә каршы булырга мөмкин дип аңлатты.

Шул ук вакытта берничә ел элек Казан үзәгендәге Эсперанто урамы Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев урамы дип үзгәртелде. Башкала җитәкчелеге ул урамда яшәүчеләрнең фикерен белешеп тормады, аларның күпсанлы ризасызлык чараларына игътибар итмәде.

XS
SM
MD
LG