Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мансур Җәләлетдин Татарстан мөфтие урынбасары вазифасыннан китте


Мансур Җәләлетдин
Мансур Җәләлетдин

Татарстан мөфтие Мансур Җәләлетдингә диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисенең беренче урынбасары вазифасын тәкъдим иткән.

Татарстан мөселманнары диния идарәсе рәисе урынбасары Мансур Җәләлетдин әлеге вазифасыннан китү турында гариза язган. Азатлык чыганаклары хәбәр итүенчә, мөфти Камил Сәмигуллин моны кабул иткән.

Шул ук вакытта Мансур Җәләлетдин Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы булып калачак. Ул бу вазифада 25 ел эшли.

Моннан тыш, Татарстан мөфтие Җәләлетдингә диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисенең беренче урынбасары вазифасын тәкъдим иткән.

Татарстан мөфтие урынбасары һәм Казанның "Мәрҗани" мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдин вазифасыннан китә дигән хәбәрне март башында кайбер Telegram каналлар тараткан иде. Имеш, соңгы вакытта бу рухани тирәсендә җәнҗаллар күбәйгән, аның эшчәнлеге ниндидер кысалардан чыккан, аңа ниндидер башка урын тәкъдим ителүгә дә ишарә ясалды. Әмма Җәләлетдин бу хәбәрне кире какты. Азатлыкка ул күптән түгел операция кичерүен, сәламәтлеге төзәлгәнче өйдә утырырга мәҗбүр булуын һәм аягына басу белән үз вазифаларын башкаруга керешәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG