Accessibility links

Кайнар хәбәр

Липецки өлкәсендә Башкортстаннан хезмәткә алынган хәрби һәлак булган


Хәрби үз-үзенә кул салган дип фаразлана.

Башкортстаннан хәрби хезмәткә алынган 22 яшьлек егет 14 апрельдә Липецки янындагы хәрби һава аланында һәлак булган. GOROD48 порталы хәбәр итүенчә, ул үз-үзенә кул салган дип фаразлана.

Солдат аналары комитетының Башкортстан бүлегендә әлеге хәбәрне раслыйлар. Русия саклау министрлыгы тикшерү уздыра диелә.

Башкортстанның Дәүләкән районыннан гаскәргә алынган Валерий Степанов 7 апрельдә Приморский краеның Сергеевка авылы янында минага эләгеп һәлак булды.

XS
SM
MD
LG