Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тышкы эшләр министрлыгы: НАТО белән хезмәттәшлек тулысынча туктатылды


Александр Грушко
Александр Грушко

Русия тышкы эшләр министрлыгы түрәсе хезмәттәшлекне туткатуда Төньяк атлантик берлек гаепле дип белдерде.

Русия һәм НАТОның хезмәттәшлеге тулысынча туктатылган. Бу хакта Русия тышкы эшләр министры урынбасары Александр Грушко РИА Новостига белдергән. Аның сүзләренчә, моңа Төньяк антлантик берлек гаепле, ул Мәскәү белән "позитив көн тәртибеннән баш тарткан". Әлеге вазгыятьне Грушко салкын сугыш белән чагыштыра, әмма "Русия белән НАТО арасындагы бу кризис тарихта иң озакка сузылганы" дип искәртә.

Дипломат сүзләренчә, "аек акыллы кешеләр" Русия белән НАТО арасында кораллы низаг булмас дип өметләнә. Шул ук вакытта ул "дөрес аңланмаган ниятләр" аркасында "алдан уйланылмаган инцидентлар" куркынычы юк түгел дип белдерә.

Европада НАТО гаскәрләре җитәкчесе Америка генералы Кертис Скапаротти Русия белән Төньяк атлантик берлек арасында бәйләнешләр салкын сугыш вакытындагыдан да начаррак диде. "Ул вакытта без бер-беребезнең сигналларын аңлый идек, сөйләшә идек. Бүген ул сигналларны аңлап бетермибез, бу мине борчый", диде тиздән вазифасыннан китәргә җыенучы генерал. Ул Русия кораллы көчләр баш штабы җитәкчесе Валерий Герасимов белән берничә ел эчендә нибары ике тапкыр гына сөйләшүе турында әйтте.

НАТО берлегенең Русия белән бәйләнешләре 2014 елда Кырым аннексиясеннән һәм Украина низагы башланганнан соң туктатып торды.

XS
SM
MD
LG