Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пензада имамнар ачлыкны туктаткан: хакимият аларга колак салмаган


Ачлык тотучы мөселманнар
Ачлык тотучы мөселманнар

Пенза җәмигъ мәчете Равил Гайнетдиннән Асиат Уразаевка күчә.

Равил Гайнетдин рәислек иткән Русия мөфтиләр шурасына караган Пенза җәмигъ мәчете Пенза өлкәсе юстиция министрлыгы идарәсе тарафыннан Асиат Уразаевның Пенза өлкәсе Үзәк диния идарәсенә күчерелеп теркәлгән. Идарә аны 4 апрель көнне үк теркәсә дә, Пенза мөфтие Ислям Дашкин "ГолосИслама.ru" сайтына әйтүенчә, алар моны бары тик 14 апрель көнне генә белгән.

"Мөселманнар бу карарга каршы ачлык тотып утырганда, бу инде хәл ителгән булган. Хакимият бит аларның ачлык тотуын белә иде. Ачлык тотуны туктатыгыз, без сезнең протестка төкереп бирдек дияргә иде", ди Дашкин.

Аның сүзләренчә, алар әлегә мәчеттән китмәскә булган. Шул ук вакытта Пензада берничә мөселман оешмасы булдырып, җомга намазларын уку өчен аерым урыннар эзли башларга уйлыйлар.

23 мартта Пенза Җәмигъ мәчетенең мөселман оешмасы рәисе Җәфәр ​Куряев мәхәллә җыелышын уздырып, Равил Гайнетдин оешмасыннан чыгып, Пенза мөселманнары Үзәк диния нәзарәтен җитәкләгән Асият Уразаев идарәсенә керергә карар иткән. Ачлык тоткан Юсеф Бибарсов элегрәк Азатлыкка әйтүенчә, әлеге җыелышка мөселман оешмасы җитәкчесе Җәфәр Куряев "кирәкле кешеләрне" генә җыйган. Кайбер мөселманнар анда кертелмәгән. Шулай ук җыелыш мәчеттә түгел, ә Яшьләр йортында узган. Бибарсов сүзләренчә, бу мөселманнар белмәсен өчен шулай эшләнгән.

Хәзерге вакытта Пензаданы мөселманнар XIX гасыр азагында Тенишевлар төзеткән мәчеттә намаз кыла. Шулай ук шәһәрдә яңа Җәмигъ мәчете төзелеп килә. Нигездә ул Пенза татарларының сәдака акчасына төзелә.

XS
SM
MD
LG