Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пензада өч имам ачлык тота. "Хакимият мөселманнар эшенә тыкшынмасын"


Ачлык тотучылар, сулдан: Сурски имамы Юсеф Бибарсов, Урта Әләзән имамы Али Кленков һәм Индерка имамы Рушан Сайганов
Ачлык тотучылар, сулдан: Сурски имамы Юсеф Бибарсов, Урта Әләзән имамы Али Кленков һәм Индерка имамы Рушан Сайганов

Пензада җирле мәхәллә Русия мөфтиләр шурасыннан чыгу турында карар кабул иткәч, өч имам моңа ризасызлык белдереп ачлык тота башлаган. Алар хакимияткә буйсынган руханиның мәчеттә хуҗа булуына каршы.

28 мартта Пензага Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов килүе көтелә. Төбәктәге мөселманнар Мәскәүдән җитәкчеләр килгәч мәсьәләгә ачыклык керер дип өметләнә.

23 мартта Пенза Җәмигъ мәчетенең мөселман оешмасы рәисе Җәфәр Куряев мәхәллә җыелышын уздырып, Равил Гайнетдин оешмасыннан чыгып, Пенза мөселманнары Үзәк диния нәзарәтен җитәкләгән Асият Уразаев идарәсенә керергә карар иткән. Моңа каршы булган өч имам ачлык тота башлаган. Азатлык шуларның берсе – Пензадан 70 чакрым ераклыкта урнашкан Сурски шәһәре имамы Юсеф Бибарсов белән сөйләште.

Юсеф хәзрәт, инде ничәнче көн ачлык тотасыз?

– Мин ачлык тотуны 27 март көнне башладым. Минем белән тагын ике кеше ачлык тота. Без су гына эчеп торабыз.

– Димәк сез мәхәллә җыелышы карары белән риза түгел?

– Безнең 23 март көнне мөселман оешмасы җитәкчесе Җәфәр Куряев "кирәкле кешеләрне" җыеп Яшьләр йортында мәхәлләнең җыелышын уздырды һәм анда Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөфтиләр шурасыннын чыгып Асият Уразаев җитәкләгән Диния идарәсенә керү турында килешкән. Иң кызыгы, аларның җыелышны мөселманнардан кача-поса Пенза Яшьләр йортында уздыруы. Безнең бит XIX гасыр азагында Тенишевлар төзеткән Пензадагы мәчетебез бар. Ник анда уздырмаска иде. Алар мөселманнар белмәсен өчен шулай эшләде.

Мине һәм тагын 20ләп имамны полиция һәм ФСБ хезмәткәрләре бинага үткәрмәде

Өч ай элек инде шулай эшләмәкчеләр иде, әмма мөселманнар моңа ирек куймады. Бу юлы да җыелыш турында ишеткән мөселманнар анда катнашырга дип барган иде, әмма аларны һәм шул исәптән Пенза мөселманнары диния нәзарәте рәисе Ислям Дашкинны, мине һәм тагын 20ләп имамны полиция һәм ФСБ хезмәткәрләре бинага үткәрмәде. Пенза имамы Рәфыйк Шабанов Сочида иде, әмма аңа җыелыш буласы турында көнендә генә хәбәр иткәннәр.

– Ә сез мәхәллә вәкилеме?

– Юк, мин башка шәһәр имамы. Без һәм барлык мөселманнар җыелышның ни дәрәҗәдә гадел узуын карарга теләгән идек. Әмма мөмкинлек булмады.

– Әгәр мәхәллә кешеләре шундый карар кабул иткән икән, димәк аларның теләге шундый булган.

– Бу исемлектә 21 кеше бу карарны яклап тавыш биргән. Аларның күбесе мөселман оешмасы башлыгы Куряевның туганнары, абыйлары. Бу урында озак эшләү дәверендә ул үз янына "кирәкле" кешеләрне туплый алды. Хәтта араларында мәчеткә йөрмәгән кеше дә бар иде. Без аны кәгазьләрдән күрдек. Безнең ачлык тотуның максаты - борынгыдан килгән мирасыбызның халык ышанычы булмаган мөфтигә бирелмәве.

– Асият Уразаевкамы?

– Әйе. Алар бит башта ук ялган мөфтият оештырды. Барысы да ялганга корылган. Шәхси йортта мөфтият оештырып аны Русия юстиция министрлыгының Пенза өлкәсе идарәсендә теркәде. Уразаевны Равил хәзрәт үз оешмасына алды. Әмма соңрак ышанычны югалту сәбәпле, Уразаевны эшеннән азат итте.

Пензадагы Җәмигъ мәчете
Пензадагы Җәмигъ мәчете

Мөселманнар Уразаевны хөкүмәт вәкилләре яклый һәм ниндидер үз максатларына ирешү өчен куллана дип саный. Аларга максатларын тормышка ашыру өчен мәйданнар бирәләр. Мисал өчен, шул ук соңгы җыелышны уздыру өчен Яшьләр йортын тәкъдим иткәннәр. Башка мөселманнарны бит җыелышка кертмәделәр. Бу Уразаев оешмасы кемнеңдер мәнфәгатьләрен истә тотып эшли.

Без ачлыкны да шул хакимият вәкилләренең мөселманнар эшенә тыкшынмауны таләп итеп уздырабыз. Хакимият мөселманнар ышанмаган мөфтине яклый, ә мөселманнарның 97% Уразаевка каршы.

Ни сәбәпле бу хакимияткә кирәк, аңлашылмый. Әллә мөселманнар арасында тотрыклылык булмасын дип телиләрме, белмибез. Шуңа без хакимиятнең мөселманнарның эчке эшләренә тыкшынуына катгый каршыбыз.

– Сез күпме ачлык тотарга җыенасыз? Алар бу карар, ягъни Асият Уразаев мөфтиятенә керүне кире кагар дип өметләнәсезме?

Без хакимиятнең мөселманнарның эчке эшләренә тыкшынуына катгый каршы

– Әлбәттә ачлык тоту вакытлыча. Без Пензадагы мөселманнар вакыф буларак бу мәчетне мөселманнарга калдыруын һәм аның башында рухи лидерләр, мөселманнар ышанган кешеләр торуын телибез. Бу мәчетне ниндидер шарлатаннарга калуын булдырмаска тырышабыз. Аннары инде элегрәк әйтүемчә, хакимиятнең мөселманнар эшенә тыкшынмавын сорыйбыз.

– Сездән башка ачлыкны тагын ике кеше тота дидегез. Алар кемнәр?

– Урта Әләзән һәм Индерка авылы имамнары.

– Сезнең берегез дә Пенза мәчетендә эшләми димәк?

– Юк, әмма без бит шул мөфтияткә карыйбыз. Бу татарларның борынгы мәчете. Ул безгә бик кадерле. Аны теләсә-кемнең кулына бирәсебез килми.

– Җыелыш уздырган мөселман оешмасы җитәкчесен мөселманнар сайлыймы яки мөфти Дашкин куямы?

– Әйе, мөселманнар күптән үзләре сайлап куйган иде.

– Дашкин мөфти булгач, мөселман җәмгыяте башлыгы аңа буйсынмыймы?

– Ул аны тулысынча инкарь итә.

– Яңа оешмага күчкән очракта имамнарны Асият Уразаев билгелиме?

– Әйе, ул аларны контракт нигезендә ике елга килешү белән билгеләргә җыена. Үзләренең оешмаларының нигезнамәсенә шундый үзгәреш керткәннәр. Имамнар килешү имзалаячак. Үзен мөфти итеп билгеләгән Уразаев хакимият яклавы сәбәпле, теләсә нәрсә эшли алам дип саный.

Без бит гаделлек таләп итәбез. Ачлык тотуыбыз да шуның белән бәйле. Мөселманнар арасында ихтирамга лаек булмаган шәхесләр вакыф милкенә хуҗа булуына каршыбыз.

– Мәчет Равил Гайнетдинга карый. Гайнетдин үзе нинди фикердә?

– Равил Гайнетдин безнең аңа хатлар белән мөрәҗәгать итүебезне белә. Монда Гайнетдин түгел, ә мөселманнар тырышырга тиеш. Равил хәзрәт үз фикерен белдерде. Диния нәзарәтнең рәсми сәхифәсендә белдерү чыкты. 28 мартта Равил Гайнетдин Пензага килергә тиеш иде. Белмибез үзе килмәс кебек. Әмма аның урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов киләчәк. Әлбәттә губернатор белән сөйләшү кирәк. Бу бит башбактаклык.

Белешмә. Асият Уразаев 2012 елда шәхси йортларда өч мөселман оешмасы төзеде. Соңрак шул оешмалар нигезендә мөфтият булдырылды. Ул Бөтенрусия мөфтияте (РАИС) оешмасына керде. 2013 елда РАИС гамәлдән чыкты. Баштагы өч мәхәллә өлкә мәхкәмәсе карары белән юк ителде, беркетмәләр ялган булган диелде. Мөфтият үзе калды, хәзер аңа 12 мәхәллә керә.

XS
SM
MD
LG