Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урта Әләзән мәчетендә низаг чыкты


Мәчеттә низаг вакыты
Мәчеттә низаг вакыты

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылының 44нче мәхәллә мәчетендә мөселманнар намазны икегә бүленеп ике имам артыннан укып килде. Май башында алар хәтта үзара сугышуга кадәр барып җитте.

Татар авылларыннан иң зур дип саналган һәм ун меңнән артык халык яшәгән Урта Әләзәннең 44нче мәхәлләсе мәчете тирәсеннән инде ике атна ОМОН, Юл иминлеге хезмәткәрләре китми. Бу хакта Азатлыкка чыгышы белән әлеге авылдан булган, Пензада яшәүче 61 яшьлек Зөфәр Якупов әйтте. Аның сүзләренчә, моңа 9 майда мәчеттә туган гауга сәбәп булган.

"9 май көнне мәчетебезне канунсыз тартып алган Пенза өлкәсе мөселманнары үзәкләштерелгән диния идарәсе рәисе Асиат Уразаев үз кешеләре белән килеп, безне мәчеттән куып чыгара башлады. Бабайларны, инвалидларны кыйнадылар", диде ул.



Зөфәр әфәнде әйтүенчә, мәчет тирәсендәге гауга инде 2012 елдан ук дәвам итә. Шул елны мәчет мөселманнары имам итеп Али Якуповны сайлады. Әмма 2013 елда нахак әләк белән Али Якупов мәхкәмәгә тартылгач, мөселманнар имам итеп Әбүбәкер Бикмаевны сайлап куя.

"Әмма ул имам гына түгел, ә мәхәллә рәисе һәм казна башлыгы да булуга дәгъвалый башлады. Уставта бит имам рухи эшчәнлек белән шөгыльләнергә генә тиеш диелгән. Шуңа без моңа каршы булдык. Ул мәхәллә рәисе белән уртак тел таба алмады. Шулай да аның мөддәте чыкканчы, ягъни 2016 елга кадәр түздек.

Әмма ул вакытка кадәр инде ул үз тарафдарларын туплап өлгергән иде. Шулай итеп мәчеттә ике төркем барлыкка килде. Ул инде имам итеп сайланмаса да, аның тарафдарлары Бикмаев артына басып укыса, без канунсыз имамга оемадык, ә рәсми рәвештә сайлап куйган үз имамыбыз – 37 ел мәчеттә эшләгән Кәзыйм Исяняев артына басып намаз укыдык. Шулай итеп бер мәчеттә ике имам артыннан ике төркем булып намаз укылып килде.

Без 2013 елда үзебезнең мәхәллә рәисе итеп Кязыйм Якуповны сайлаган идек һәм 2016 елда аның мөддәтен тагын озайттык. Имамны да, мәхәллә рәисен дә Тәлгать Таҗетдин раслады. Безнең мәчет инде 100 ел Таҗетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенә карый.

Әмма 9 февраль көнне бер төркем мөселманнар авылның бер кафесында яшерен рәвештә җыелып яңа рәис итеп Ядкәр Богдалов һәм имам итеп Әюб Бикмаев (Әбүбәкер Бикмаевның улы – ред.) сайлыйлар. Шуннан соң Русия Юстиция министрлыгының Пенза өлкәсендәге идарәсендә теркәләләр. Ягъни Таҗетдин идарәсеннән чыгалар һәм Асиат Уразаевка карый башлыйлар.

Бу канунсыз, чөнки аларның җыелышта тиешле кворум җыелмый. Күрәсең, Юстиция министрлыгында мондый очракта ничек хәлдән чыгарга икәнне аңлаталардыр, чөнки алар хакимиятләр белән тыгыз эшли", ди Якупов.

Аның сүзләренчә, рәсми рәвештә мәчет Уразаевка карый һәм аның имамына буйсынмаган мөселманнарны куып чыгарганнар.

Урта Әләзәндә 44нче мәхәллә мәчете
Урта Әләзәндә 44нче мәхәллә мәчете

"9 май көнне мәчеткә халык күп җыелды. Без Уразаев имамын михрабка җибәрмәдек. Китте тавыш. Бабайларны кыйный башладылар. Шуннан ОМОН чакырып безне куып чыгардылар. Нәтиҗәдә Асият Уразаев намазны үзе укытты. Аннары без аерым укыдык та мәчеттән киттек.

11 май көнне җомга намазына килдек. Уразаев инде Пензадан, Кузнецкидан үз кешеләрен күпләп китерде. Шуннан намазны кем укытырга тиеш дигән бәхәс туды. Уразаев мин монда рәсми мөфти дип үз имамына укытырга кушты. Монда Пенза өлкә хакимиятеннән дин эшләре вәкиле дә килгән иде. Ул да Уразаевны яклады", ди Якупов.

Әлеге мөселманнарның тарткалашу, хәтта сугышу видеосы интернетта да таралды. Бер кешегә, мәхәлләнең элекке рәисе Кәзыйм Якуповка хәтта ашыгыч ярдәм дә күрсәтергә туры килде.

БУ ТЕМАГА: Урта Әләзән – дөньяда иң зур татар авылы

Мөселманнар арасында туган мондый каршылыктан соң булса кирәк, Равил Гайнетдин Уразаевны Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтеннән чыгарды. Нәзарәт тараткан хәбәрдә Уразаевның чыгарылуы “ышанычны акламау” белән аңлатыла.

Зөфәр Якупов әйтүенчә, алар инде кемгә мөрәҗәгать итәргә, кемнән ярдәм сорарга да белми.

"Без инде хәзер ул мәчеткә йөрмибез. Башка мәчетләргә барабыз. Элек башка мәчетләрдән килеп җомга намазын укыткан имамнарга да кисәтү ясаганнар. Җинаять эше ачабыз дип куркытканнар.

Тәлгать Таҗетдин да бернинди ярдәм күрсәтмәде, гәрчә без моңа бик өметләнгән идек. Шулай итеп бездән мәчетне тартып алдылар. Хәзер Асиат Уразаев бердәнбер хуҗа булып калды. Ул хәтта мәчетне сатып та җибәрә ала", диде ул.

Азатлык аңлатма алырга теләп Асият Уразаевка да шалтыратып караган иде, әмма ул телефонын алмады.

Белешмә: Урта Әләзәндә 10 меңнән артык кеше яши. Анда ун мәчет һәм мәдрәсә бар. Шулай ук шәхси кибетләр, икмәк пешерү заводы, казылык эшләү цехлары бар. Кибетләрдә исерткеч эчемлекләр сатылмый, мәчетләргә һәр көнне бик күп кеше йөри. Совет хакимияте мәчетләрне җимергәндә дә, бу авыл халкы мәчетләрен тар-мар итәргә рөхсәт бирмәгән, ислам гадәтләрен саклап килгән.

XS
SM
MD
LG