Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина диңгезчеләрен сак астында тотуны 24 июльгә кадәр озайталар


Украин диңгезчеләре мәхкәмә утырышында
Украин диңгезчеләре мәхкәмә утырышында

Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе былтыр ноябрьдә Кара диңгездә тоткарланган украин диңгезчеләрен сак астында тотуны 24 июльгә кадәр озайтмакчы.

Хөкем ителүчеләр дүртәр кешедән торган төркемнәргә бүленде, барлыгы әсирлектә 24 диңгезче. Мәхкәмә ябык тәртиптә уза.

Беренчеләрдән булып сак астында тотутны "Никополь" корабыннан Сергей Цыбизов һәм Андрей Опрыскога, "Бердянск" катерыннан Роман Мокрякка, "Яны Капу" буксирыннан Евгений Семидоцкийга озайттылар.

Соңрак Богдан Головаш, Сергей Попов, Владимир Терещенко һәм Андрей Шевченкога карар чыкты. Шевченко мәхкәмәгә "Настя, туган көнең белән" дип язылган плакат тотып килде.

Шулай ук Вячеслав Зинченко, Денис Гриценко, Михаил Власюк һәм Андрей Драч та 24 июльгә кадәр сак астында калачак.

Мәхкәмә бинасы янында ялгыз пикет узды. Активист кулына "Украин диңгезчеләренә ирек" дип язылган плакат тотып торды.

Сишәмбе Украина тышкы эшләр министрлыгының корабларны һәм диңгезчләрне иреккә җибәрүне таләп итеп Халыкара трибуналга мөрәҗәгать итүе билгеле булды. Президент Петр Порошенко "Русиянең Кремль кылган халыкара җинаятьне формаль рәвештә тануны көтми генә украин корбларын һәм диңгезчеләрен азат итү мөмкинлеге бар әле", дип белдерде.

  • 2018 елның 25 ноябрь иртәсендә Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның Одессадан Мариупольга юл тоткан өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды.
  • Киев Мәскәүне провокациядә гаепли һәм әлеге гамәлне агрессия дип атый.
  • Мәскәү "диңгезчеләрне хәрби тоткыннар дип танып булмый, чөнки Русия белән Украина арасында сугыш юк" дип белдерә.
XS
SM
MD
LG