Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан белән Рига арасында кабаттан туры очышлар башлана


Быел җәй Ригага баручы рейсларга онлайн теркәлү узарга да мөмкин булачак.

23 апрельдән Латвиянең airBaltic авиаширкәте Казан белән Рига арасында туры очышларны яңарта. Бу хакта Казан халыкара һава аланының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел җәй Ригага барган рейсларга онлайн теркәлү узарга да мөмкин булачак. Моннан тыш, airBaltic маршрутта арзанлы тариф та кертә. Очышлар бер якка 109 евродан башлана, бу бәягә очкычка кул букчасы гына алырга мөмкин.

Очышларны атнага ике тапкыр Boeing 737 башкарачак. Очыш 2 сәгать 40 минут дәвам итә.

Рига һава аланы гадәттә Европаның башка шәһәрләренә очучы очкычларга уңай күчеш буларак кулланыла. Моннан Һамбург, Брюссель, Париж, Копенһаген, Милан, Таллин, Вена, Амстердам, Лондон, Осло, Берлин, Киев һәм башка шәһәрләргә очарга мөмкин.

Казан белән Рига арасында авиабәйләнеш 2017 елның апрелендә башланды. Ул вакытта Казанга беренче очыш белән Рига мэры Нил Ушаков килгән иде.

XS
SM
MD
LG