Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубис Зарипов: "Элек төрмәләрдә татарлар бердәм иде"


Рубис Зарипов
Рубис Зарипов

Гомере буе зур сәхнә турында хыялланып Удмуртия төрмәләрендә эшләгән, соңрак Удмуртия ТИҮен оештыруны җитәкләгән, 40лап әдәби китап чыгарган Рубис Зарипов хатирәләрен уртаклашты.

Рубис Зарипов быелның апрель аеннан Чаллының шәрәфле кешеләре китабына кертелгән. Ул шулай ук Татарстан язучылар берлегенең дә шәрәфле әгъзасы. Заманында ул Удмуртиядәге төрмә-колонияләрдә тәрбияче-офицер, җитәкче вазифаларын да башкара. Зарипов 1989 елда Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең низамнамәсен һәм програмын төзеп, аны оештыру җыенына чыгарган кеше.

Шушы көннәрдә Рубис Зарипов 80 яшьлеген билгели. Чаллы төбәгендә, Татарстанда аны 40-тан артык китап, дистәләгән җырлар иҗат итүче, бик күп жанрдагы җырлар башкаручы һәм күпкырлы сәнгать баскычына ирешүче буларак беләләр.

Балачактан җыр-моңны яраткан татар кешесенең язмыш сынавы аркасында ничек итеп зур сәнгать юлына кереп китә алмыйча, төрмәләргә, колонияләргә эшкә килүен дә, бернигә карамастан, татар рухын югалтмавын да белдек.

Рубис Зарипов сүзләренчә, ул кечкенәдән хәрби хезмәтне хөрмәт итә. Ләкин тормышы шушы хезмәт белән бәйле булыр дип уйламый. "Минем күңел мәктәп яшьләреннән үк сәнгатьтә, мәдәнияттә, татар җырларында иде. Ул чактагы Ворошилов районы (хәзерге Тукай районы) Теләнче Тамак мәктәбендә Илһам Шакиров белән 8-10 сыйныфларда бергә укыдык һәм район сәхнәләрендә чыгышлар ясадык", дип искә ала ул һәм мәктәпне тәмамлагач консерваториягә бару мөмкинлеге булмавын, ятим үсү аркасында туган авылыннан чыгып китә алмавын аеруча зур борчылу белән белдерә. Әтисе сугышта үлеп калганлыктан, аны Казанга, консерваториягә алып барырлык кеше булмый.

Рубис Зарипов
Рубис Зарипов

Шулай да гаскәр хезмәтендә югары уку йортларына керергә теләүчеләргә әзерләнү өчен кайбер шартлар тудыралар, имтиханнар бирү өчен армиядән иртәрәк җибәрү турында да әйтәләр. Рубис Зарипов шушы мөмкинлектән файдаланып, консерваториягә укырга керү өчен китапханәдә ныклап шөгыльләнә. Ләкин 1962 елгы Кариб кризисы барысын да бутап ташлый. Укырга керүчеләрне иртәрәк җибәрүне дә, үз вакытында җибәрүне дә туктатып торалар. Шушы сәбәпләр аркасындамы, Рубис Зарипов Вильнюстагы хәрби-юридик училищега эләгә, аны тәмамлагач Удмуртиядәге колониягә эшкә җибәрелә.

Рубис әфәнде 1961 елда үзе хезмәт иткән Грозный шәһәренә якташы, җырчы Илһам Шакировның гастрольгә килүен, шунда очрашып, озаклап сөйләшеп утыруларын, консерваториягә укырга керү хыялы булуын әйтүен, Илһам Шакировның моны хуплавын да бәян итте.

Консерваториягә укырга эләгә алмавыма үкенгән чаклар күп булды

"Шулай итеп язмыш мине башка якка, колониягә, тоткыннар, бандитлар белән эшләргә алып китте. Тоткыннар арасында ун-уникенче тапкыр утыручылар да күп иде. Консерваториягә укырга эләгә алмавыма үкенгән чаклар күп булды. Икенчедән, авыр язмыштан төрмәгә эләгүчеләр белән күзгә-күз карашып эшләвем, колония башлыгы буларак та хезмәт итүем хәзер әдәби материал булып тора. Хәзер шул чорлардагы хезмәт турында язам", ди Зарипов.

Колония турында сүз булгач, 1960-70нче елларда андагы милли бүленешләр, татар төркемнәре булу-булмавы белән дә кызыксынабыз. Рубис әфәнде әйтүенчә, ул чорларда төрмә-колонияләрдә татарлар берникадәр бердәм булган. Татарлар яшәгән район-шәһәрләрдә андыйлар төрмәләргә эләккәнче үк танышлар булганнар. Ә инде колонияләргә эләккәч алар тагын да дуслашканнар.

"Ул чорларда колонияләрдә зурдан кубып төркемләп сугышуларны хәтерләмим. Андый хәлләрне булдырмас өчен алдан ук чара күрә идек. Ә аерым татарларга килгәндә, аларны һәр колониядә хөрмәт иттеләр. Чөнки ул вакытларда колонияләр күрсәткече хезмәт җитештерүчәнлеге белән нык бәйле иде. Иректәге завод-фабриклардагы кебек. Ә татарлар кайсы колониядә генә булмасын, нинди генә авыр эшләр бирелмәсен, аны ерып чыгалар, әйбәт эшлиләр иде. Хәтерлим, Можга шәһәреннән мебель ясаучы Мәһдиев дигән оста кул бар иде. Татарлар аның тирәсендә дә берләште", дип искә төшерә Зарипов.

Рубис Зарипов китаплары
Рубис Зарипов китаплары

Милли билгеләргә килгәндә, Удмуртиядә татар офицерлары җитәкләгән колонияләр бик күп күрсәткечләр белән, аеруча тауар җитештерүдә алдынгы булганнар. "70-80-нче елларда ук Удмуртия колонияләренә ГДРдан, Чехословакиядән мебель ясау җиһазлары кайтардык. Тоткыннар бу җиһазларда бик яратып, нәтиҗәле эшләделәр", дигән фикерен дә җиткерде Рубис Зарипов.

Русия төрмәләрендәге тәртипсезлекләргә зарланулар әле дә ишетелеп тора. Ә менә узган гасырның җитмешенче елларында колония- төрмәләрдә шартлар нинди булган, тоткыннарның тормыш шартларын яхшырту турында уйлаучылар булганмы? Зарипов сүзләренчә, әле 60-80нче елларда да колония бараклары сасы ис белән тулы була, керерлек түгел, санитария дигән нәрсә гомумән булмый.

"Эчке эшләр министры итеп Николай Щелоков билгеләнгәч колонияләрдә нык үзгәрешләр булды. Чөнки ул ГДРга барып ике атна дәвамында андагы төрмә шартларын өйрәнеп кайтты. Шушы тәртипне совет колонияләренә кертергә теләде. Өч-дүрт ел эчендә "Берия баракларын" сүттереп, бәдрәфе, суы шунда булган өч катлы стандарт биналар төзеттерде. Колониядә эшләүче офицерларның хезмәт хакларын армия офицерларыныкына якынайтты, фатирлар мәсьәләсе яхшырды", дип белдерде Зарипов.

Рубис Зарипов
Рубис Зарипов

Рубис Зарипов кайларда гына булмасын, татарлык хисе, милли моңнар аны ташламый, һәрдаим йөрәгендә була. Удмуртиядә чакта "Гүзәл" җыр-бию ансамбленә йөри, башлап җырлаучы була. Удмуртия татарлары сәнгатенә өлеш керткәне өчен ике тапкыр республиканың мактау грамотасы белән бүләкләнә. Аның әйтүенчә, Удмуртия татарлары иҗтимагый үзәгенең низамнамәсен һәм програмын үз куллары белән яза һәм җыенда кабул иттерүгә ирешә.

"Мин 1989 елда Удмуртия татар иҗтимагый үзәген булдыруга рөхсәт алу өчен республиканың ул чагындагы Югары шура президиумы рәисе Афанасий Тубыловка бардым. Ләкин сәркатибе әйтте, сез үзегез генә, тагын берәр ветеран белән килсәгез, рәис сезне кабул итәр, дип. Икенче юлы мин ике ветеран белән килдем һәм Тубылов безне кабул итте", ди.

Сөйләшү барышында Тубылов ТИҮ програмы һәм низамнамәсе белән таныша. Шуннан ул чактагы Татарстан өлкә комитеты секретаре Рево Идиятуллинга шалтырата, Ижау татарларының ТИҮ төзергә рөхсәт сорап килүләрен җиткерә. Телефон аша Идиятуллин аңа заманаларның үзгәрүен, Удмуртия татарларының үтенечләренә каршы килмәвен сорый. Бу сөйләшүләр бүлмәдә булучыларга ишетелеп тора. Нәтиҗәдә, Удмуртия хакимиятләреннән рөхсәт алына, шул елның сентябрь аенда оештыру корылтае уза. Катнашучылар Удмуртия ТИҮенең беренче рәисе итеп инде ялга чыккан подполковник Рубис Зариповны күрсәтә. Ләкин ул, үзе әйтүенчә, якын арада Татарстанга, туган ягына торырга кайтып китәсен белдереп, рәислекне башка кешегә тапшыра. "Бездә көнчелек бар. Хәзер инде Ижауда ТИҮне без төзедек, дип, чын оештыручыларны онытып баралар, алай булырга тиеш түгел. Чаллыга кайткач та татар мәдәниятен, рухын үстерү өчен эшлим", ди 20 апрельдә 80 яшен тутырган Рубис Зарипов.

XS
SM
MD
LG