Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар хатын-кызы урыны кайда: гаиләдәме, сәясәттәме?


Татар хатын-кызлары җыены
Татар хатын-кызлары җыены

18-19 апрельдә Казанда татар хатын-кызлары җыены узды. Моңа кадәр “Ак калфак” форумы әлеге җыеннан ни белән аерылганын анык кына берсе дә аңлата алмады. Җыенның тәэсир көче зуррак дип әйтүчеләр булса да, корылтайда артык җитди мәсьәләләр күтәрелмәде.

Ике көнлек җыенда секцияләр белән эшләү дә, түгәрәк өстәлләр дә булмады. Беренче көнне Казан буйлап экскурсияләр, “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгеләре арасында Татарстан Фәннәр академиясендә татар халкының үсеш стратегиясенең эскизын тәкъдим итү булса, икенче көнне пленар утырышка 2,5 сәгать вакыт бүленде. Пленар утырыш булган көнне Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә татар эшләнмәләреннән сәүдә, ярминкә оештырылды. Барысы да диярлек милли күлмәктән, калфактан. Бу – чараның дресс коды. Делегатларның кайберләре Казанга килер өчен күлмәкне махсус тектердек дип сөйләделәр.

Милли күлмәктән килүчеләр
Милли күлмәктән килүчеләр

500 делегат арасында яшь ханым, туташлар шактый иде. Министрларның берсе дә җыенда күренмәде, бары тик Татарстан мәгариф, мәдәният министрлыкларыннан вәкилләр генә бар иде. Шулай да чарада Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты. Президиумда хатын-кызлар арасында ир-егетләрдән бердәнбер Васил Шәйхразиев иде. Сәхнәдәгеләрне исә залдан Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров күзәтте.

Татар хатын-кызларының биографиясен, аларның эшчәнлеген өйрәнгән галимә Тәэминә Биктимирова 1917 елда узган I Бөтенрусия татар хатын-кызлары җыены тарихына күз салды һәм бүгенге көндә Татарстанның башкаласында бер генә татар хатынына багышланган һәйкәл юк дип чыгыш ясады.

Тәэминә Биктимирова
Тәэминә Биктимирова

"Беренче җыенда безнең гүзәл затларабыз күпхатытынлык булмасын, хатын-кызлар өчен урта, югары мәктәпләр булсын, йөзләрен ачып йөрергә, сайлауларда катнашырга хокуклары булсын дип тавыш биргәннәр. Татар хатын-кызлары төрле һөнәр ияләре була, Европа уку йортларына кадәр белем алуга ирешә, әмма Октябрь инкыйлабыннан соң аларның күбесе атып үтерелде, сөргенгә җибәрелде, эшләреннән читләштерелде. Хатын-кызлар – милләтнең терәге дибез, бүген дә арабызда асыл затлар күп, димәк милләт исән. Әмма без бүген балаларның ана телен мәҗбүри укытылудан читләштерелүе, эчкелек, катнаш никах кебек проблемнар каршына килеп бастык. Милләтнең матурлыгын, батырлыгын кире кайтарыйк, ана телебездә сөйләшеп, аның кадерен арттырыйк, шәһәр, районнарда татар мәктәпләре ачылуы өчен көрәшик, әхлак кагыйдәләрен яңа буынга өйрәтик, аларны үзебезгә дә искә төшереп торыйк, ялгыз өлкәннәргә ярдәм итик.

Тагын бер мәсьәләгә игътибарыгызны юнәлтәсем килә. Казанда татар композиторы Сара апа Садыйковага әлегәчә кадәр һәйкәл куелмады. Казанның үзендә бер генә татар хатын-кызына багышланган һәйкәл юк. Сынчы Камил Муллашев Сөембикә һәйкәл эскизын ясаганын ишетеп куандым, ханбикәбез үзенең шәһәрендә һәйкәл буларак булса да торсын дигән тәкъдимне резолюциягә кертүне сорыйм", дип чыгыш ясады галимә.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

"Туган авылым" мәчете имамы Илнар Зиннәтуллин исә ирләрне чын ир итеп тәрбияләү – татар хатыннарының бурычы дип сөйләде. Оештыручылар төп кием калфак дисә, имам яулык та булырга тиеш дип шелтәләде. Хатын-кызның төп вазифасы – балалар тәрбиләү дип чыгыш ясады ул.

Илнар Зиннәтуллин
Илнар Зиннәтуллин

"Чын ирләр юк дип зарланалар. Әмма алар агачта үсми, су астыннан чыкмый, аларны тәрбияләргә кирәк. Әни дөрес итеп тәрбияләмәсә, булмый ул. Әтинең вакыты юк, аның сабырлыгы да, вакыты да җитми. Ул хатыны белән беррәттән баланы караса, артыннан җыештырса, хатын белән ирнең аермасы да калмаска мөмкин. Болай да ирләр сакал үстерми, аерма күренми. Ул иртән эшкә чыгып китә, кич кайтырга, акча эшләргә тиеш. Әни гаилә башлыгының бәясен күтәрергә тиеш, әтиегез җебегән, акча эшли белми дип кабатласа, балаларга шулай сеңә. Ир никадәр начар булса да, әти дәрәҗәсен төшермәгез. Хатын-кызның урыны гаиләдә. Ул өйдә утырудан, бала тәрбияләргә калдырдылар дип кимсенмәсен. Бу зур вазифа", дип сөйләде.

Бу фикерләр белән килешүчеләр дә, ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Финляндия татары, эшмәкәр Гөлтән Бәдретдин Азатлыкка мондый фикерләрнең XXI гасырда, Казандагы мөнбәрдән ишетүемә гаҗәпләндем, нинди артка карап яшәү бу дип сөйләде.

Гөлтән Бәдретдин
Гөлтән Бәдретдин

"Бездә хатын белән ирләр арасында тигезлек күренешләре арта. Аерма юк. Бизнеста да хатын-кызлар башка күзлектән карый белә. Сәясәттә дә хатын-кызлар күбрәк булган саен яхшырак, чөнки бу балансны саклый. Финляндиядә хатыннар көчле, парламентта комитетлар башлыклары – хатыннар. Татарстанда хатыннар ябылып утырмый, әмма алар сәясәттә юк диярлек, хөкүмәттә дә аз дип саныйм, алар ярдәмче, киңәшчеләр ролендә генә. Хәзрәт сүзләре мине кимсетте. Әлеге заманда балалар өчен әни дә, әти дә җаваплы. Син өйдә утыр, мин эшлим дигән сүз – дискриминация. Әтиләр дә тәрбияләргә тиеш. Без бит 2019 елда яшибез, ирле-хатынлы эштә йөриләр икән, гаилә өчен җаваплылык икесендә дә. Русиядә ниндидер искелеккә ябышып яту бар һаман.

Җыенда республика статусы турында сүз булмады. Татар теленең рәсми тел булуы, мәҗбүри өйрәнү дә беткән, хатыннар да үзара урысча сөйләшә. 1,5 млн кеше яшәгән Казанда алты татар мәктәбе дип әйттеләр. Яртысы татар икән, 750 мең татарга алты мәктәп булып чыга. Коточкыч хәл бит. Мондый проблем булганда без өйдә утыру турында сөйләшергә тиешме?", дип борчылуларын җиткерде Гөлтән ханым.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Милли мәгариф, татар теле укытучылары мәсьәләсен тел галиме Тәлгать Галиуллин күтәрде. Ул Сабантуйларда җырлап-бию урынына телне яклап дөнья җәмәгатьчелегенә, халыкара оешмаларга мөрәҗәгатьләр язарга чакырды.

Тәлгать Галиуллин
Тәлгать Галиуллин

"Татарстанда йөзләгән татар мәктәбе ябылды, татар теле укытучылары эшсез калды. Биредә чит илләрдән килүче делегатлар бар, татар теленең мәҗбүри укытылмый башлавы турында дөньяга мөмкин кадәр мәгълүмат бирегез, хатлар, мөрәҗәгатьләр юллагыз, шаулагыз, халыкара оешмалар белән эшләргә кирәк. Сабантуй бәйрәмнәре әйбәт, әмма җырлап-биеп кенә милләтне саклап калып булмый. Мөстәкыйль дәүләт булмаган килеш телеңне саклау җиңел эш түгел, ләкин телне, динне кыскан вакытта халык күтәрелә. Совет берлеге таркалганнан соң барлык милләтләр дә үз телендә югары белем алуга омтылды. Төрки дәүләтләр, халыклар кайчандыр татарларның аларга белем биргәнен искә төшерәләр, әмма безне яклап фикер әйткәннәре юк. Татар теле татарның үзенә генә кирәк. Ярдәмгә өметләнәсе юк. Әмма без белемле, тарихлы, дәүләтле халык. БДИны туган телдә бирүне таләп итүне дәвам итәргә кирәк. Телебезне саклау барыбызның да бурычы", дип сөйләде галим.

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова президиумда утырмады. Оештыручылар тарафыннан җыен инде тәмамлану ягына борылса да, ул резолюция шактый йомшак, бүгенге мөһим мәсьәләләр кермәгән дип тәнкыйтьләп чыгыш ясады.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

"Җыенның төп документына бүген безне борчыган мәсьәләләр керми калган. Беренчедән, татар милләтен саклап калыр өчен милли үзаңны уятырга, татарның фаҗигале тарихын халыкка җиткерергә, милли азатлык өчен көрәшкән каһарманнарны пропагандаларга дигән тәкъдим резолюциягә керергә тиеш. Тарихи хәтер булганда милләт саклана.

Икенчедән, татар халкының милли мәгариф системын торгызырга. бакчалардан башлап милли мәктәп югары уку йортларына кадәр булырга тиеш.

Өченчедән, ислам әхлагына таярынга, исламга кайтырга. Бу – мәчеттә дисбе тартып утыру түгел, ислам – гадел җәмгыять. Без бер-беребезгә терәк булып, ярдәмләшеп яшәргә тиеш", диде язучы. Бу тәкъдимнәрне резолюция проектына кертү мәсьәләсе тавышка куелды. Күпчелек белән ул кабул ителде.

Фәүзия Бәйрәмова Азатлыкка татар хатын-кызлары сәясәттә актив катнаша алыр иде, әмма Русиядә демократия юк дип сөйләде.

"Социаль мәсьәләләр күп, бу – үз дәүләтең булмау, Русиядә милләткә карап кешеләрне аеру, хокуксызлык, газсыз, юлсыз авылларның тилмерүе. Болар сәяси яссылыкта, сивиль җәмгыятьтә хәл ителергә тиеш. Русиядә демократия юк, бу Русиянең үзенең дә тез астына китереп сукты, татар исә икеләтә басым астында калды шуның аркасында. Русиягә ирекле фикерле кешеләр кирәкми, хакимият төртеп күрсәтелгән кешеләрне генә сайлаттыра, бәйсез депутатлар юк. Әмма без кул кушырып, уфтанып утыра алмыйбыз. Татарстанның сакланып калуы кирәк, милләтнең исән калуы кирәк. Без моны депутатлар булмасак та, халыкка да даими аңлатыйк, республика җитәкчеләрен дә ышандырыйк", диде ул.

Җыен төштән соң "Әкият" курчак дәүләт театрында "Калфак туе" һәм Камал театрында тамаша карау белән дәвам итте.

XS
SM
MD
LG