Accessibility links

Кайнар хәбәр

Спидгейт — ясалма акыл уйлап тапкан яңа спорт уены


Уенны сынау
Уенны сынау

Бу атна AKQA дизайн оешмасы ясалма акыл уйлап тапкан беренче спорт төрен тәкъдим итте. Азатлыкның "Дөнья тирәли" шәлкемендә яңа уен белән таныштырабыз.

"Ясалма акыл уйлап тапкан беренче спорт уены". Дигитал продуктлар булдыру һәм хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче AKQA дизайн оешмасы шундый сүзләр белән бу атна яңа спорт төрен тәкъдим итте. Уенга спидгейт (speedgate – тизлек капкасы) исеме бирелде.

Әлеге уенны уйлап табу өчен нейрочелтәр 400 спорт төрен, аларда кулланылган 7,3 мең кагыйдәне анализлаган. Нәтиҗәдә ясалма акыл бер меңгә якын яңа кагыйдә уйлап тапкан, аларны берничә дистә уенга берләштергән. AKQA оешмасы исә алар арасыннан иң имин һәм кызыклысын сайлап алган.

Оешма вәкилләре уенны берничә тапкыр кырда да уйнап караган һәм хәтта Орегон штатының спорт идарәсенә спидгейт лигасы булдырырга тәкъдим иткән. Оешма бу уенны барлык теләүчеләргә дә уйнарга тәкъдим итә, моның өчен алар төп кагыйдәләр турында сайт ясаган, анда барлык кагыйдәләр аңлатыла.

Әлеге агентлык спорт проектлары белән күптәннән шөгыльләнә. Соңгы эшләре арасында Nike һәм Adidas кебек ширкәтләр белән хезмәттәшлек проектлары да бар.

Спидгейтны ничек уйнарга?

Уен күпмедер күләмдә футбол һәм регби кушылмасын хәтерләтә. Уен махсус кырда уза, әлеге кыр өч бертөрле йомры мәйданчыкны тәшкил итә, ә мәйданчык уртасында – капка.

Спидгейтны алтышар кешелек ике такым уйный. Һәр такымда өч һөҗүм итүче (алар бөтен кыр буенча уйный ала) һәм өч саклаучы (уенның зур өлешен кырның үз ягында гына уйный ала) бар. Уенда регби тубы кулланыла, аны бер яки ике кул белән атып була, җиргә төшерергә дә ярый.

Уен өч таймда уйнала. Һәр такымның максаты – көндәш капкасына гол кертү. Кыр уртасы аша пасларны бары тик уртадагы капка аша үткәреп була, капка эчендәге мәйданчыкка керү тыела. Уенчылар көндәшләрен узып, тупны капка аша үткәреп, көндәшләргә гол кертергә тиеш. Һөҗүм итүчеләр тупны алга таба алып барса, саклаучылар кырның үз яртысын яклый.

Үзәк капка аша уңышлы пас ике балл китерә, шул ук пасны эләктереп алу – өч балл. Көндәшләр капкасына гол кертү ике балл бирсә, шунда ук кертелгән икенче гол өч балл белән бәяләнә.

Кулында туп булган уенчыга хәрәкәт итү тыела, шул ук вакытта ул пасны 3 секунд эчендә бирергә тиеш. Һәр такым бер тайм эчендә 3 алыштыру уздыра ала. Төп вакыт дәвамында исәп тигез булса, өч минутлык овертайм (өстәмә вакыт) бирелә. Аннан соң да исәп тигез булса, пенальти билгеләнә.

Уенда регбидагы кебек көч куллану рөхсәт ителми, ләкин көндәшне тән белән блоклау мөмкин. Тупны уенга кул белән дә, аяк белән дә кертү мөмкин.

Бүгенге көндә уенны уйлап тапкан ширкәт һәм спорт белгечләре аның никадәр популяр була алуын өйрәнә. Инде АКШның кайбер көллиятләрендә сынау рәвешендә уеннар башланган. Орегон штатында бу җәй көннәрендә беренче спидгейт чемпионаты уздыру да планлаштырыла.

Уенның никадәр популяр була алуын әйтү кыен, ул чыннан да моңарчы инде популяр булган регби һәм футболга бик охшаш. Шулай да, аның ясалма акыл тарафыннан уйлап чыгарылуы бу уен белән кызыксынуны арттырырга тиеш. Моннан тыш, белгечләр уенны тәкъдим иткән AKQA оешмасының теләсә нәрсәне уңышлы реклам итүен дә искәртә.

Ясалма акыл бүгенге көндә тагын нәрсәләр уйлап таба?

  • Чынбарлыктан аерылмый торган фотосурәтләр. DeepMind британ ширкәте BigGAN исемле нейрочелтәрне фотосурәтләр рәсемнәрен ясарга өйрәткән. Челтәр рәсемнәрне үзе булдыра һәм алар чынбарлык фотолардан аерылмый диярлек.
  • Башкорт телендә шигырьләр. Уфадан тел белгече һәм програмчы Борис Орехов башкорт телендә шигырьләр яза алучы нейрон челтәр булдырган. Шигырьләре шактый кызыклы чыккан.
  • Киемнәр һәм кием эскизлары. АКШ галиме Дженел Шейн исә шәкли фәһемне Хэллоуинга киемнәр уйлап чыгарырга өйрәткән. Кайчан мәгънәсез әйберләр чыкса, кайвакыт бик матур эскизлар чыга, ди ул.
  • Юмор һәм көлкеле хикәяләр. Бу өлкәне өйрәнүче галимнәр дә бар. Ясалма интеллектны кеше сыйфатларына өйрәтү шактый авыр, ди алар, ләкин әкренләп моңа да ирешеп була.
  • Ясалма физик кануннар. Массачусетс институты галимнәре AI Physicist дигән нейрочелтәргә уйлап чыгарылган галәмнәр өчен яңа, ясалма физик кануннар уйлап табарга өйрәткән.

XS
SM
MD
LG