Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие үзенә ике яңа киңәшче билгеләде


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Равил Зөфәров һәм Салих Ибраһимовны үзенең киңәшчеләре итеп билгеләде. Мансур Җәләлетдин биләгән урынбасар вазифасы бетерелде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә яңа вазифалар булдырылды. 2017-2019 елларда республика мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү урынбасары булып торган Мансур Жәләлетдин вазифасын хәзер Аксубай районың имам-мөхтәсибе Равил Зөфәров башкарачак. Тик Мансур хәзрәттән аермалы буларак, Равил хәзрәт киңәшче дип аталачак.

Моннан тыш, мөфти үзенә халыкара эшләр киңәшчесен дә билгеләгән. Бу вазифа Түбән Кама районы мөхтәсибе Салих Ибраһимовка йөкләнә.

Мөфти киңәшчеләре бу эшне имам-мөхтәсиб вазифалары белән бергә алып барачак.

Бу үзгәрешләрне Татарстан мөфтие Камил Самигуллинның үзе янында өстәмә урынбасар булуын теләмәү дип аңларга мөмкин ди Азатлык чыганаклары. Хәзерге вакытта Сәмигуллинның өч урынбасары бар: беренче урынбасар Рөстәм Вәлиуллин, мәгариф урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм рәсми оешмалар белән эшләү урынбасары Илфар Хәсәнов.

Күптән түгел Татарстан мөселманнары диния идарәсе рәисе урынбасары Мансур Җәләлетдин вазифасыннан китте. Аңа диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисенең беренче урынбасары вазифасы тәкъдим ителде. Моннан тыш, ул ​Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы булып кала. Ул бу вазифада 25 ел эшли.​

XS
SM
MD
LG