Үзгәрешләр канунның аерым көннәрдә спиртлы эчемлекләр сату турындагы маддәсенә кертелә. Моңа кадәр республикада Соңгы кыңгырау көнендә хәмер сату тыела иде, хәзер депутатлар Сабантуй, Яшьләр көне (27 июнь) һәм Белем көне (1 сентябрь) бәйрәмнәрендә дә исерткеч эчемлекләр сатуны тыярга тәкъдим итә.
Моннан тыш, исерткеч эчемлекләр сатуны кичке 10 сәгатьтән иртәнге 10 сәгатькә кадәр чикләү тәкъдиме дә бар. Хәзерге вакытта хәмер сату кичке 10-нан иртәнге 8-гә кадәр тыела.
Төзәтмәләр өлгесе республика проектлары һәм норматив актлары турында фикер алышу интернет-порталында дөнья күрде. Фикерләр 22 апрельдән 1 майга кадәр кабул ителә.
Әлеге тәкъдим "халыкның сәламәтлеген, әхлагын, иминлеген саклау" һәм "яшьләр арасында исерткеч эчемлекләр куллануны киметүгә" юнәлтелгән диелә.
Бу мәсьәләне күптән түгел Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күтәргән иде. Ул Сабантуй бәйрәме вакытында республика районнарында исерткеч эчемлекләр сатуны тыю тәкъдиме белән чыкты.
"Сабантуйларда эчеп йөрергә кирәкми. Бу җирәнгеч күренеш. Тыюны этаплап кертергә мөмкин. Әйтик, 15 июньдә Сабантуй Күгәрчен районында уздырыла икән, бу көнне анда исерткеч эчемлекләр сатуны чикләргә кирәк. Беренче тапкыр, бәлки, ошамас. Күңелсез йөрерләр. Аннары икенче тапкыр барысы да нормаль булыр", диде Хәбиров.