Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нижнекамскнефтехим"дагы янгынга эләккәннәрнең берсе үлде


Чаллы хастаханәсе
Чаллы хастаханәсе

Түбән Камадагы заводта янгын чыгып, 17 кеше зыян күргән иде. Бер кеше 22 апрель кичендә үлгән. Калганнарының хәле авыр яки тотрыклы дип белдерелә.

Чаллы хастаханәсендә "Нижнекамскнефтехим"дагы янгынга эләккән 55 яшьлек ир-ат үлгән. Янгын вакытында аның тәненең 98 проценты пешкән булган.

Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына нигезләнеп республика басмалары яза.

Янгында яраланган бер кеше хәзер Чаллы хастанәхәсендә ята, аның хәле тотрыклы, ул реанимациядән чыгарылган.

Түбән Камада биш яралы ята, аларның хәлләре уртача авырлыкта дип белдерелә.

Казандагы республика клиник хастаханәсендә ике кеше бик авыр хәлдә, тагын икесе урта хәлдә диелә. Сишәмбе анда Чаллыдан тагын бер кешене китерергә җыеналар. Республика хастаханәсендәге ике Башкортстан кешесен якын көннәрдә Уфага күчермәкчеләр. Өч кеше инде Башкортстанга күчерелгән. Янгында Башкортстаннан барлыгы биш кеше яраланган.

19 апрель кичкендә "Нижнекамскнефтехим" заводында янгын чыгып 17 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Янгынга бәйле җинаять эше ачылган.

XS
SM
MD
LG