Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаев Казакъстан президентына намзәт буларак Токаевны тәкъдим итте


Касым-Жомарт Токаев
Касым-Жомарт Токаев

Касым-Жомарт Токаев Нурсолтан Назарбаев киткәннән соң Казакъстан президенты булып калды. 9 июньдә яңа сайлау узачак. "Нур Отан" фиркасе Токаевны намзәт итеп чыгарды.

Казакъстанның хакимияттәге "Нур Отан" фиркасе вакытыннан алда президент сайлауга намзәт буларак хәзерге дәүләт башлыгы Касым-Жомарт Токаевны тәкъдим итте. Бу хакта 23 апрельдә фирка җыенында аның җитәкчесе, Казакъстанның элекке президенты Нурсолтан Назарбаев игълан итте.

Президент сайлау бу елның 9 июненә билгеләнгән.

Президент Нурсолтан Назарбаев 30 ел идарә иткәннән соң март аенда вазифасыннан китте. Шул ук вакытта ул илнең Иминлек шурасын җитәкли һәм хакимияттәге "Нур Отан" фиркасе башлыгы булып кала.

Токаев президент вазифасына керешкәнчегә кадәр Сенат рәисе иде. Президент вәкаләтләре Токаевка чираттагы президент сайлауга кадәр бирелде. Казакъстанда чираттагы президент сайлау 2020 елда булырга тиеш иде.

Казакъстанның элекке президентының кызы, Сенат рәисәсе Дәрига Назарбаева сайлауда катнашмаячак.

Соңгы тапкыр илдә президент сайлау 2015 елның апрелендә узды. Дәүләт башлыгы биш елга сайлана.

XS
SM
MD
LG