Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Ураза бәйрәме 4 июньдә, Корбан бәйрәме 11 августта булачак


Рөстәм Миңнеханов былтыр Ураза гаетендә
Рөстәм Миңнеханов былтыр Ураза гаетендә

Ураза бәйрәме 4 июнь, ә Корбан бәйрәме 11 август булачак.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көннәрен билгеләү турында фәрман имзалады.

Фәрманга ярашлы, Ураза бәйрәме быел 4 июнь, сишәмбе, ә Корбан бәйрәме 11 август, якшәмбе булачак. Татарстанда бу бәйрәмнәр ял көне санала.

Мөселман бәйрәмнәре көннәре "ай календаре һәм электән килгән гадәтләргә нигезләнеп" билгеләнде диелә документта.

Элегрәк Татарстан мөселманнары диния нәзарәте президиум Рамазан аеның беренче көне итеп 6 майны билгеләде. Беренче тәравих намазы 5 май көнне укылачак.

Ураза ае быел 29 көн дәвам итәчәк һәм 2019 елның 4 июнендә гает намазы укылачак.

Быел фитыр сәдакасының минималь күләме былтыргы кебек 100 сум, зәкят чыгаручыларга – 600 сум. Сәламәтлекләре начар булу сәбәпле ураза тота алмаучылар һәм аны тиешле вакытта тота алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидиянең күләме – 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме 230 мең сум тәшкил итә диелә Татарстан мөфтиятенең матбугат үзәге хәбәрендә.

XS
SM
MD
LG