Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия конституция мәхкәмәсе дәүләт мәктәпләрен латыш теленә күчерүне хуплады


Латвиядә мәктәпләрне латыш теленә күчерүгә каршы чыгучыларның протест чарасы (архив фотосы)
Латвиядә мәктәпләрне латыш теленә күчерүгә каршы чыгучыларның протест чарасы (архив фотосы)

Латвия мәктәләрендә фәннәрне урыс телендә дә уку мөмкинлеге сораган урыс активистларының протестлары исәпкә алынмады.

Латвия конституция мәхкәмәсе 23 апрельдә дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрдә белем бирүне латыш теленә күчерү конституциягә туры килә дип таныды. Мәхкәмә кабул иткән карар соңгысы һәм аны шикаять итеп булмый. Латвия мәктәләрендә фәннәрне урыс телендә дә укыту мөмкинлеге сораган урыс милли азчылыкларының протестлары исәпкә алынмады.

"Милли азчылыклар дәүләт телен демократик җәмгыять тормышында тиешенчә катнашыр дәрәҗәдә белергә тиеш", диелә Конституция мәхкәмәсе карарында.

Мәхкәмә карарында берничә халыкара оешманың мәктәпләрдә латыш телендә генә белем бирүгә каршы булуы да искә алына. Әмма мәхкәмә "аларда илдәге вазгыять турында тулы мәгълүмат юк", шул исәптән "Латвия тарихын белү һәм совет оккупациясе елларында илдә милләтләр чагыштырмасы үзгәрүе турында мәгълүматы юк", дип саный.

Конституция мәхкәмәсенең әлеге карары хосусый мәктәпләргә кагылмый, аларда белем бирү урыс телендә дә алып барыла ала. Ләкин мәхкәмә якын араларда мондый мәктәпләрдә мотлак тел квоталары булдыру мәсьәләсен караячак һәм аларда күпме фәннең латыш телендә укытылырга тиешлеген хәл итәчәк.

Озак вакыт башта урыс, аннары совет залимлыгыннан интеккән Латвиядә хәзер Русия сәясәтенә каршы мөнәсәбәт хөкем сөрә. 2 апрель Латвия президенты Раймондс Вейонис милли азчылык мәктәпләрендәге дәресләрне латыш телендә укытуга күчерү реформасын раслады. Бу Латвиядә яшәүче һәр кешегә сыйфатлы белем алу һәм эшкә урнашу өчен күбрәк мөмкинлекләр ача дип саный президент.

Моңа кадәр Латвиядә "60х40" системы эшли иде: фәннәрнең 60 проценты латыш телендә, 40 проценты туган телдә укытылды. Мәктәпләрне тулысынча дәүләт теленә күчерү реформасы 2021 елның 1 сентябренә тәмамлынырга тиеш.

Әлеге мәгариф реформасы илнең бердәнбер дәүләт теле булган латыш телен өйрәнергә теләмәүче урыслар арасында ризасызлык уятты. Урыс мәктәпләрен яклаучылар митинглар уздырды, яңа планнарга каршы интернетта имзалар җыела. Рус телле "Согласие" фиркасе латыш телендә генә укытуның канунга туры килү-килмәвен тикшерүне сорап конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG