Accessibility links

SITE: Шри-Ланкада террор гамәле өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" төркеме алган


Шри-Ланка хакимиятләре шартлаулар март аенда Яңа Зеландиянең Крайстчерч шәһәре мәчетенә оештырылган һөҗүм белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлый

Шриа-Ланкада 321 кешенең үлеменә китергән шартлаулар өчен җаваплылыкны кайбер илләрдә, шул исәптән Русиядә дә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме алган. Бу хакта төркемнең интернеттагы активлыгын күзәтүче SITE Intelligence Group оешмасы хәбәр итә. Ул террорчыларның Amaq хәбәрләр агентлыгына сылтана.

Шри-Ланка хакимиятләре мәгълүматына караганда, шартлауларны җирле исламчы төркемдә катнашучылар башкарган. Хакимиятләр бу март аенда Яңа Зеландияне Крайстчерч шәһәре мәчетенә оештырылган һөҗүмгә җавап булырга мөмкин дип фаразлый.

  • Шри-Ланкада 21 апрель иртәсендә, Олы көн якшәмбесе вакытында чиркәүләрдә һәм кунакханәләрдә алты шартлау булды. Соңрак Коломбода тагын ике бомба шартлады. Соңгы мәгълүматларга караганда, 321 кеше һәлак булган.
  • 15 март Яңа Зеландиянең Крайстчерч шәһәренә һөҗүм оештырылды. Һөҗүм итүчеләрнең берсе - 28 яшьлек Брентон Таррант 17 минут дәвамында атышның җанлы эфирын алып барды. Бу җинаятькә китәр алдыннан Таррант интернетта үз гамәлләрен аңлаткан 37-битлек "манифест" язып элгән. Террор гамәле нәтиҗәсендә 50 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG