Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ким Чен Ын Русиягә Владимир Путин белән очрашуга килде


Владимир Путин (c) һәм Ким Чен Ын
Владимир Путин (c) һәм Ким Чен Ын

Төньяк Корея Республикасы лидеры Ким Чен Ын 24 апрель иртәнге якта Русиягә президент Владимир Путин белән беренче очрашуына килде.

Чик буендагы Хасан станциясендә Ким Чен Ынның броньле поезды бераз туктап торды, аны Приморье губеранторы Олег Кожемяко, Ерак Көнчыгыш һәм Арктика үсеше министры Александр Козлов каршы алды.

Түрәләр белән рус милли киемнәреннән кызлар да бар иде, алар Төньяк Корея лидерына күмәч тәкъдим итте, әмма Ким Чен Ын баш тартты дип яза ТАСС.

Хасанда Ким Чен Ын "Ким Ир Сен йорты" дип йөртелгән Русия-Корея дуслыгы йортын караган. Моннан соң ул үзенең поездында Уссурийскига киткән. Аннан Владивостокка барачак. Русия президенты Владимир Путин белән очрашу да әлеге шәһәрдә 25 апрельдә узачак.

Коммерсантъ хәбәр итүенчә, саммит Ерак Көнчыгыш федераль университетының Русский утравында урнашкан кампусында үтәчәк. Ике дәүләт лидерлары башта күзгә-күз очрашып сөйләшер, аннары киңәйтелгән сөйләшәүләр булыр дип көтелә.

Сишәмбе Владивостокка Төньяк Корея җитәкчесенең сеңлесе Е Чжон килде, ул аның эш сәфәрен әзерләү белән шөгыльләнә.

Моңа кадәр Төняк Корея Дәүләт шурасы рәисе Ким Чен Ын белән Владимир Путинның бер тапкыр да очрашканы булмады.

Былтыр 31 майда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Төньяк Кореяга барды. Лавров Русиядән Ким Чен Ын белән күрешкән беренче рәсмие булды.

XS
SM
MD
LG