Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министр Борһанов: Татарстанда өйдә укуга күчүчеләр саны арта


Рәфис Борһанов
Рәфис Борһанов

Татарстанда террорга каршы комиссия утырышында өйдә укуга күчүчеләрнең арту мәсьәләсе күтәрелгән. Гаиләләрнең 11,5 проценты моны дини инанулары белән аңлата ди мәгариф министры.

Татарстанда мәктәп програмын өйдә генә үзләштерүчеләр саны арта. Бу хакта Татарстан премьер министры - республика мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов сөйләде.

Әлеге мәсьәлә Кукмарада террорга каршы комиссия утырышында күтәрелде диелә Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Борһанов сүзләренчә, өйдә бүгенге көндә 1359 кеше укый. Аларның 11,5 проценты моны дини инанулары белән аңлата ди министр.

Борһанов өйдә укыган укучылар кайбер фәннәрдән БДИны мәктәптәгеләр белән чагыштырганда, начаррак бирә дип тә искәрткән.

Утырышта катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов өйдә укуның кимчелекләренә игътибар бирә. Химия һәм физиканы өйрәнү махсус материаль база таләп итә - лабораторияләр, махсус җиһазлар һәм башкалар кирәк дигән ул.

Өйдә укуга күчүчеләрнең артуы турында Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин да ел саен әйтеп килә. Ул мондый гаиләләрне контрольгә алырга кирәк дип саный.

"Эчке эшләр органнарына мәгариф органнары белән хезмәттәшлектә булып, киләчәктә профилактика алып бару өчен, мондый уку формасына күчкән балалар һәм ата-аналарның исемлеген төзергә кирәк", дип белдерде Хохорин министрлыкның узган елны йомгаклау утырышында.

Күптән түгел Казан мәктәпләрендә хиҗап киюче укучы кызлар турында мәгълүмат туплау белән бәйле документ та таралган иде. Соңрак Казан Кирмәне вәкиле мондый күрсәтмә балигъ булмаганнар комиссиясе башлыгының үз инициативасы булган дип акланды.

XS
SM
MD
LG