Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар эшмәкәре Мәскәүдә тикшерү изоляторыннан азат ителгән


Ресуль Велиляев
Ресуль Велиляев

Читкә китмәү шарты белән иреккә чыгарылган кырымтатар эшмәкәре Ресуль Велиляев мәхкәмә эше тәмамланганчы Мәскәүдә калырга тиеш булачак.

24 апрель кырымтатар эшмәкәре Ресуль Велиляев читкә китмәү шарты белән Мәскәүнең "Лефортово" тикшерү изоляторыннан чыгарылды. Аның белән бергә гәепләнгән "Крымопт" ширкәтенең мөдире Али Бариев сак астында калдырылды. Велиляев тикшерү барышында Мәскәүдә калачак. Бу хакта Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесенең рәис урынбасары Нариман Джелял хәбәр итте.

Узган ел 26 апрель көнне Карасубазарда (Белогорски) Велиляевлар гаиләсенә караган "Гузель" сәүдә үзәкләре, "Крымопт" ширкәтләрендә һәм өйләрендә күәт төркемнәре уздырган тентүләрдән соң, Ресуль Велиляев һәм Али Бариев Акмәчеткә китерелеп Мәскәүгә озатылды. Аларны мөддәте чыккан ашамлыкларны сатуда гаепләделәр.

Эшмәкәр Ресуль Велиляев хәйрия эшләре белән танылган кеше. 2001 елда Карасубазарда шагыйрь, галим Бекир Чобан-задега һәйкәл куйды, аның исемендә фонд ачып, кырымтатар язучылары, галимнәр өчен премия оештырды, мәктәпләрдә укучы сәләтле балаларга ярдәм итеп торды. 2015 елда Карасубазарда мәчәт төзеде.

2014 елдагы аннексиядән соң Кырымда Кырымтатар мәҗлесе тыелды, АТР бәйсез кырымтатар телеканалы, Мәйдан радиосы, Кырым хәбәрләр агентлыгын Роскомнадзор төркәүдән уздырмады, кырымтатар активистларына каршы нахакка дистәләрчә җинаять эшләре ачылды, төрмәгә утыртулар, үтерүләр, хәбәрсез югалулар башланды.

XS
SM
MD
LG