Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләргә чит илдән сөт һәм ит ризыклары кертүне тыярга телиләр


Ит җитештерүчеләр берлеге мондый чараларны чит илдән ризык белән Африка чумасы яки тилчә кебек йогышлы куркыныч авырулар керү ихтималына бәйләп аңлата.

Русия ит җитештерүчеләр берлеге русияләргә чит илдән шәхси куллану өчен сөт һәм ит ризыкларын кертүне тыярга тәкъдим итә. Бу хактагы хат вице-премьер Алексей Гордеевка җибәрелгән дип яза Ведомости. Мондый мөрәҗәгать белән чыгуны берлек башлыгы Сергей Юшин раслаган.

Хат авторлары арасында "Мираторг", "Черкизово", "Ремит", "Велком" һәм башка ит ризыклары җитештерүче ширкәтләр бар. Алар Русиягә кергәндә букчаларны тикшерүче көчәйтүне һәм терлек ризыкларын канунсыз алып керү өчен җәзаны кырыслатуны сорый.

Мондый чараларны авторлар чит илдән ризык белән Африка чумасы яки тилчә кебек йогышлы куркыныч авырулар керү ихтималына бәйләп аңлата. Әгәр ризыкта авыру булса, вирус турыдан-туры яки чүплекләргә ташланган калдыклар аша йогарга мөмкин диелә.

Чит илдән бары тик балалар сөте һәм балалар туклануы өчен чыгарылган ризыкларны гына кертү ярый ди берлек әгъзалары.

2014 елның 6 августында Русия премьер-министры Дмитрий Медведев АКШ, Европа берлеге илләреннән, Канада, Австралия һәм Норвегиядән азык-төлек кертүне тыю турында фәрман имзалады. Соңрак исемлеккә тагын берничә ил кертелде. Бу Кырым аннексиясе өчен кертелгән чикләүләргә җавап булды. 2015 елның июленнән чикләүгә эләккән азык-төлек юк ителә башлады. Бу эштә Татарстан белән Башкортстан да читтә калмады.

Шул ук вакытта русияләр илгә биш килограммга кадәр сөт һәм ит ризыклары алып керә ала. Азык-төлек ашар өчен әзер хәлдә һәм завод кабында булырга тиеш.

XS
SM
MD
LG