Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Рамазан ае вакытында хәмер сатуны тыюны сорыйлар


Рамазан аенда хәмер сатуны тыюны сорап уздырылган пикет, 2018 ел.
Рамазан аенда хәмер сатуны тыюны сорап уздырылган пикет, 2018 ел.

Җәмәгать эшлеклеләре "татар халкының әхлагы, мәдәнияте, теле югалуның сәбәпләренең берсе - аракы эчү" дип саный һәм Рөстәм Миңнехановтан Рамазан аенда Татарстанда хәмер сатуны тыюны сорый.

Татарстанда бер төркем җәмәгать эшлеклеләре президент Рөстәм Миңнехновка ачык хат язган. Алар Рамазан аенда республикада хәмер сатуны тыю турында карар чыгаруны сорый.

"Бу изге гамәл Татарстанда мөселманнарның ихтыяҗларын хөрмәт итүне күрсәтер, республиканы 1,5 миллиардлы ислам дөньясы алдында күтәрер, татар халкының хәмерсез тормышка омтылуына зур этәргеч булыр иде", диелә хатта.

Хат авторлары "татар халкының әхлагы, мәдәнияте, теле югалуның сәбәпләренең берсе - аракы эчү" дип саный. "Аракы халыкны сарык көтүенә әйләндерә. Татарларга хәмернең хәрәм икәнен аңлату, аларны ислам диненә кайтару, Тукай заманаларындагы кебек айнык, укымышлы, бай халыкка әйләндерү - һәр татар милләтпәрвәренең һәм дин әһеленең бурычы", ди активистлар.

Хатны Татарстан аксакаллар шурасы рәисе Рәис Ибраһимов, Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, "Мөслимә" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Әлмира Әдиатуллина имзалаган.

Былтыр "Азатлык" татар яшьләре берлеге Рамазан аенда Татарстанда исерткеч эчемлекләр сатуны тыюны таләп итеп ялгыз пикет оештырган иде. Әлеге темага зур пикет уздырырга рөхсәт бирелмәде. Исерткеч эчемлекләр сату тыелмады.

XS
SM
MD
LG