Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джо Байден АКШ президенты булып сайланырга теләвен белдерде


Элекке вице-президент Джо Байден
Элекке вице-президент Джо Байден

Джо Байденга 76 яшь. Сораштыруларга карганда, аның рейтингы президент вазифасы өчен көрәшергә теләк белдергән 18 демократ арасында иң югарысы.

АКШның элекке вице-президенты Джо Байден президент вазифасы өчен көрәшергә җыенуы турында видео чыгарды.

Байден үз мөрәҗәгатендә АКШ кыйммәтләренә президент Дональд Трамп аркасында куркыныч яный дип белдерә.

Джо Байденның президент сайлауда намзәт буларак катнашачагы турында хәбәрләр узган атнада күренә башлады. Сораштыруларга карганда, 76 яшьлек сәясәтченең рейтингы президент вазифасы өчен көрәшергә теләк белдергән 18 демократ арасында иң югарысы.

Моннан тыш, белгечләр Байден сайлау алды кампаниясе өчен иң күп акча җыя алыр дип саный. Аңа шулай ук Барака Обамага симпатия белдергән эре байлар да акчалата ярдәм итәргә мөмкин диелә.

Демократик фирка вәкиле Джо Байден элегрәк тә президент вазифасы өчен көрәшеп карады. 1988 елда ул плагиатта гаепләнде, 2008 елда Айова штатында беренчел сайлауларда җиңелгәннән соң үз намзәтен алды. Шул ук елда Барак Обама Демократик фиркадән президент булып сайлангач Байден вице-президент булды. Ул әлеге вазифада Обаманың ике мөддәтендә дә эшләде.

XS
SM
MD
LG