Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган тел көненә багышлап Казанда Татарстан байрагы төсендә тасмалар таратылды


"Азатлык" берлеге яшьләре татар тасмалары тарата
"Азатлык" берлеге яшьләре татар тасмалары тарата

"Азатлык" татар яшьләре берлеге татар тасмаларын инде 10 ел дәвамында тарата.

25 апрельдә бер төркем татар яшьләре Бауман урамында узып баручыларга татар тасмалары таратты. Ул туган теле көне һәм Габдулла Тукайның туган көненә багышланган. Активист Рәфыйкъ Кәримулла Азатлыкка сөйләвенчә, бүген биш мең тасма таратылган. Бу чараны уздыра башлауга быел 10 ел була дип сөйләде ул. Татар тасмаларын иң элек Тукай туган көне алдыннан тараталар, аннары бу чара ел дәвамында татар халкы өчен мөһим һәм истәлекле көннәрдә уза.

Беренче тапкыр татар тасмалары 2009 елны Казанны яклап шаһит китүчеләр рухына багышлап таратылган. Азатлык татар яшьләре берлеге юбилей уңаеннан быел 50 мең данәгә кадәр тасма ясатып, ел двамыда төрле чараларда таратырга исәпли.

"Татар тасмасын тарату чарасы татарда милли үзаңны үстерүгә, халыклар дуслыгын көчәйтүгә ярдәм итә дип ышанабыз", ди активистлар.

26 апрельдә Казанда туган тел бәйрәме узачак. Бу көнне Казанның опера һәм балет театры янында Шигъият бәйрәме, Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" чарасы оештырылачак. "Сәлам, Габдулла!" флешмобына Казан хакимиятләре рөхсәт бирмәде. Җомга шулай ук Казан һава аланы янында урнашкан "Kazan.Expo" концертлар залы ачыла. Ул Илһам Шакиров исемен йөртәчәк. Тукай бүләген дә шунда тапшырачаклар.

XS
SM
MD
LG