Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокатларның мөселман китапларын тыюны сораган Идел буе транспорт прокуратурасына дәгъвасы карала башлады


Бүген Лаеш районы мәхкәмәсендә адвокатларның мөселман китапларын экстремистик дип тануны сораган Идел буе районы транспорт прокуратурасына карата дәгъвасы карала башлады. Утырышны 15 майга кичектерергә карар кылынды.

Мөселманнар белән бәйле эшләрне яклаучы адвокатлар Руслан Нәгыев һәм Равил Тугушев кайбер ислам китапларын экстремистик дип тануны сораган Идел буе транспорт прокурорының гаризасы белән килешмичә мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән булган. Нәгыев Азатлыкка әйтүенчә, бүгенге беренче утырышта аны 15 майга күчерү турында карар кылынган.Шулай ук адвокатлар үтенече белән мәхкәмә эшенә экспертлар буларак Татарстан Диния назәрәтен һәм Русия мөфтиләр шурасын җәлеп итәчәкләр.

Идел буе транспорт прокуроры Эльмир Кулиев тәрҗемәсендәге "Изге Коръән тәфсире. Миһербанлы һәм Рәхимледән җиңеллек" китабы, Сәхих-Әл-Бохариның "Мөхәммәд Пәйгамбәр тормышыннан хакыйкый риваятьләр" хезмәте һәм Кулиев тәрҗемәсендә чыккан "Изгеләр бакчасы", "Шәригать нигезләрен ачыклауда максатка ирешү" дигән хезмәтләрне экстремистик дип тануны сораган иде. Бу вакыйгалар моннан ике ел элек башлана.

2017 елның 10 маенда Казан халыкара һава аланында таможня үткәндә Русия ватандашы Р. Хәйретдиновта рус телендә чыккан алты дини китап табыла. Бу чик аша үтә торган әйберләрне тикшерүчеләрдә шик уята.
Янәсе, мөселман китаплары икән, димәк алар экстремистик була ала. Бары бер елдан соң гына прокуратура моны раслауны сорап һава аланы урнашкан Лаеш районы мәхкәмәсенә гариза бирә.

2018 елның августында узган утырышта Татарстанның Лаеш районы
мәхкәмәсе Әл-Бохариның хәдисләр җыентыгы экстремистик әдәбият түгел дигән карар чыгарды. Бу очракта да гаризаны Татарстан транспорт прокуратурасы биргән иде.

Моңа кадәр Оренбур мәхкәмәсе "Сады праведных" ("Изгеләр бакчасы") китабын тыю карарын чыгарган иде инде. Соңрак әлеге китап тыелган басмалар исемлегеннән алынды. Татарстанның транспорт прокуратурасы күрәсең әлеге карар белән танышып тормаган.

XS
SM
MD
LG