Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасс халкына Русия паспортлары бирү казнага елына 100 млрд сумга төшәргә мөмкин


Журналистлар "ДНР" һәм "ЛНР" дип аталучы Украина төбәкләре Русия паспортын, ә соңрак Русия пенсияләрен алырга теләсә, казнадан күпме акча чыгачагын исәпләгән.

Русия тарафлы фетнәчеләр контролендәге Донбасс төбәге кешеләренә Русия паспорты бирү Пенсия фонды бюджетына 100-175 млрд сумга төшәргә мөмкин. Бу хакта The Bell яза.

24 апрельдә президент Владимир Путин Украина көнчыгышында яшәүчеләр өчен Русия ватандашлыгын алуны гадиләштерүче фәрман имзалады. The Bell журналистлары әлеге төбәк халкы Русия паспортын, ә соңрак Русия пенсияләрен алырга теләсә, казнадан күпме акча чыгачагын исәпләгән.

Донецки һәм Луһански халык республикалары дип аталган, Русия оештырган фетнәчеләр карамагындагы районнарда бер миллионнан артыграк пенсионер яши дип фаразлана. Әгәр аларның барысы да Русия пенсиясе алырга теләсә, түләүләр өчен, пенсия күләменә карап, елына 100дән алып 175 млрд сумга кадәр акча кирәк булачак.

The Bell искәртүенчә, бу чыгымнарны Русия инде үз өстенә алган булырга да мөмкин, чөнки 2014 елдан Киев Украина көнчыгышындагы төбәкләрдә яшәүчеләргә пенсия түләми башлады. Бер төбәк халкына гына да Русия елына 50 млрд сум тирәсе түләп торуы ихимал дип язды Reuters.

Донбасс халкына Русия паспортлары бирү карарын Украина да, Европа берлеге илләре дә, АКШ та каты тәнкыйтьләп чыкты. Пәнҗешәмбе Украина БМО Иминлек Шурасы утырышы җыйды. Биредә әлеге илләр үз позицияләрен раслады һәм Русия карары Донбасстагы низагны көйләү килешүе кысаларыннан чыга дип белдерде.

Кремль гадиләштерелгән ватандашлык алу хокукы "һуманитар максатларда" кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен биреләчәк ди. Русия тышкы эшләр министрлыгында Русия паспорты алу өчен Украина ватандашлыгыннан баш тартуны таләп итү булмаячак диделәр.

XS
SM
MD
LG