Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Тукай һәйкәле янында беренче тапкыр шигърият бәйрәме узды


Шигърият бәйрәме "Нур" театры артистларының җырлары белән үрелеп барды

26 апрель Уфада беренче тапкыр Тукай һәйкәле янында шагыйрь истәлегенә бәйрәм узды. Тәүге чарада йөздән артык кеше катнашты.

Чыгышлар тавыш көчәйткечләр ярдәмендә яңгыравы сәбәпле, янәшәдәге юлдан узган машина тавышлары сизелерлек комачау тудырмады. Исегезгә төшерәбез, бу урынга һәйкәл куярга каршыларның дәлилләрендә монда тавыш булу сәбәпле, шигърият кичәләре уздырып булмый диелгән иде. Шулай итеп, халык чагыштырмача аз булуга карамастан, чара узды.

Һәйкәлдән ерак түгел ике урында Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге ялгыз пикет оештырды. Анда ТИҮ рәисе Кадерле Имаметдинов һәм оешма әгъзасы Фәния Чембарисова "Татар теленә дәүләт теле статусы!" дип язылган шигарь күтәреп тордылар. Фәния Чембарисова Азатлыкка каршылык чарасына чыгуын татар теле статусына игътибар юнәлтү өчен дип аңлаты:

Фәния Чембарисова
Фәния Чембарисова

"21 февраль дөньяда халкыкара туган телләр көне билгеләнә. Ә 26 апрель рәсми аталмаса да, ул татар теле көне. Тукай туган көнне без туган тел көне дип тә атыйбыз. Шуңа, форсаттан файдаланып, татар теленә дәүләт теле статусы таләп итеп чыктык. Соңгы елларда статус мәсьәләсе күтәрелми башлады. Бары тик Татарстан республикасының Башкортстандагы көннәрендә президент Рөстәм Миңнеханов республиканың татар җәмәгатьчелеге белән очрашканда икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Йосыпов кына статус кирәклеген искә төшерде.

Башкортстан Фәннәр академиясе президенты, элекке мәгариф министры Әлфис Гаязов татар теленә статус бирелә алмый дип белдерсә дә, без чын җанисәп нәтиҗәләренә күрә республикада сан буенча икенче урында торучы халык буларак, статус кирәк дип саныйбыз һәм аны алганчы көрәшәчәкбез. Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров статус мәсьәләсен чишсә, без – татарлар аның өчен тавыш бирәчәкбез. Безне бер Тукай һәйкәле белән генә алдап булмый. Һәйкәл күптән булырга тиеш иде. Тагы да зуррак һәм казна акчасына эшләнергә тиеш иде. Казна акчасына эшләнмәве дә татарларга мөнәсәбәтне күрсәтә", диде ул.

Чарада шагыйрьләр шигырьләрен укып ишеттерделәр. Чыгышлар "Нур" театры артистларының милли җырлар башкаруы белән үрелеп барды.
Чарада катнашкан иң өлкән татар шагыйре 86 яшьлек Фәрит Габдрәхим Азатлыкка:

Фәрит Габдрәхим
Фәрит Габдрәхим

"Мин чара башланырга күпкә алдан килеп тагын да бер кат һәйкәлгә сокланып йөрдем. Һәйкәл шәп! Хәтта Казандагыдан да шәбрәк. Андагы Тукай мескен кыяфәтле. Безнеке мәһабәт, хөр күңелле. Ул җанлы һәм хәрәкәттә итеп тасвирланган.

Шунысы гына күңелне кыра – чарага килгәндә, халык азрак булды. Белдерүләр җитәрлек булмагандырмы, башка сәбәп беләндерме, белмим. Киләчәктә чарада халык күбрәк катнашыр дип өметләнәм. Уфадагы югары уку йортлары студентлары, татар гимназияләре дә читтә калмас дип уйлыйм. Районнарда яшәүче каләм ияләребез дә катнаша ала. Бүген бары тик Стәрлетамактан гына бер төркем шагыйрьләр килгән, башка район һәм шәһәрләр игътибар итмәгән. Без миллионнан артыкбыз дип мактанабыз икән, үзебезнең зурлыгыбызны мондый чараларда да күрсәтергә тиеш”, диде.

Шигърият бәйрәмендә башкорт милләтеннән булган бер генә шагыйрь дә катнашмады. Һәйкәл ачылу алдыннан исә башкорт яшьләренең “Йәшлек” гәзите бу хакта игълан биреп башкалада "татар-башкорт шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла" дип язып чыккан иде. Һәйкәл ачылу чарасында да Тукай татар халкыныкы гына булмавы аталды.

Шулай итеп, чарада “үз шагыйрьләрен” зурлап килгән башкорт шагыйрьләре катнашмады.

Бәйрәм чарасы күмәкләшеп "Туган тел" җырын җырлау белән тәмамланды.

фикерләр (16)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG