Accessibility links

Кайнар хәбәр

Варвара Караулова төрмәдән чыкты


Варвара Караулова
Варвара Караулова

Апрель уртасында мәхкәмә аны вакытыннан алда азат итәргә карар кылды.

Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә кушылырга җыенганы өчен дүрт ярым елга ирегеннән мәхрүм ителгән Мәскәү дәүләт университетының элекке студенты Варвара Караулова 27 апрель көнне Вологдодагы колониядән азат ителде. Бу хакта "МБХ медиа" яза. Апрель азагында колония идарәсе каршы булуга карамастан, мәхкәмә аны вакытыннан алдан азат итү карарын чыгарды.

Караулова 2015 елның июнендә 13 русияле белән Төркия-Сүрия чиген узарга маташканда тоткарлана. 2015 елның октябренә кадәр ул бу җинаять эшенә шаһит буларак җәлеп ителә. Анда "Ислам дәүләте"нә җәлеп итүчеләргә гаепләү белдерелә. Карауловадан сорау алганнан соң һәм ул яшәгән фатирда тентү үткәргәч, тикшерүчеләр аның Русиягә кайткач та илдә тыелган оешма белән элемтәдә булуын ачыклый.
Караулованы бу оешмага татарстанлы Айрат Саматов җәлеп иткән, дигән хәбәрләр дә булды.

XS
SM
MD
LG