Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вазифасыннан китә


Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин

Бу хакта ул рәсми рәвештә дүшәмбе көнне игълан итәргә тиеш.

Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вазифасыннан китә. "Реальное время" язуынча, мөфти үзе бу хакта рәсми дүшәмбе көнне нәзарәтнең президиум утырышында игълан итәчәк.

"Мин вазифамнан китәм. "Әр-Рәхим" мәчете төзелеше тәмамлансын өчен шундый карарга килдем", дигән Нигъмәтуллин.

Яңа мөфти сайлауга кадәр аның вазифаларын мөфти урынбасары Айнур Биргалин башкарыр дип фаразлана.

Узган елның 21 ноябрендә Башкортстанда яңа мөфти сайлау планлаштырылган иде. Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең 20 сентябрь узган пленумында мөфти вазифасына дүрт намзәт күрсәтелде, әмма соңрак сайлауны бер елга кичектерергә булдылар.

Мөфти сайлау шаукымы 2018нче ел башында ук күзәтелә башлады. 14 март Нефтекама каласында узган Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте пленумында мөфти Нигъмәтуллин эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерелде. Аерым алганда, икътисади мәсьәләләрнең чишелмәве, яшьләрнең җәлеп ителмәве, нәзарәт эшчәнлегендә үсеш булмау әйтелде.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG