Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мөфтиен сайлау бер елга кичектерелергә мөмкин


Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин
Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин

Башкорстан мөфтиен быел түгел, киләсе елның ноябрендә генә сайларга мөмкиннәр. Сайлауны бер елга кичектерүне республика җитәкчелегеннән Русия мөфтиләр шурасы сораган.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Башкортстан җитәкчелегеннән республика мөфтиен сайлауны кичектерүне сораган. Башкортстан башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре шурасы моңа риза.

Бу хакта шура рәисе Вячеслав Пятковның Башкортстан мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтулинга һәм Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең VIII җыенын оештыру комитеты рәисе Илдар Малахов исеменә килгән хатта языла. Хатның күчермәсен ProUfu чыгарды.

21 ноябрь Башкортстанда яңа мөфти сайлау планлаштырылган иде. Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең 20 сентябрь узган пленумында мөфти вазифасына дүрт намзәт күрсәтелде: хәзерге мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте каршындагы Хаҗ идарәсе җитәкчесе Илшат Хафизов, Уфа эшмәкәре, "Фәтхислам" мәчете имамы Айнур Биргалин һәм Сибайдагы "Тәкъва" мәчете имам-хатыйбы Әгъләметдин Газизов. Әлеге вакытта намзәтләр сайлау алды эшләре белән мәшгуль. Алар мәчетләрдә очрашулар уздыра, матбугат, интернет аша чыгышлар ясый.

Мөфти сайлау шаукымы ел башында ук күзәтелә башлады. 14 март Нефтекама каласында узган Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте пленумында мөфти Нигъмәтуллин эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерелде. Аерым алганда, икътисади мәсьәләләрнең чишелмәве, яшьләрнең җәлеп ителмәве, нәзарәт эшчәнлегендә үсеш булмау әйтелде. Моны рәис урыны өчен көрәш дип аңлатучылар да бар.

XS
SM
MD
LG