Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөфтиләр дини лидер түгел, коммерсантка әйләнә бара"


Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте җыены, архив фотосы

21 ноябрь Башкортстанда яңа мөфти сайлау уза. Кайбер дин әһелләре хәзерге мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинны вазифаларын тиешлечә башкара алмауда гаепли. Моны рәис урыны өчен көрәш дип аңлатучылар да бар.

Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең 20 сентябрь узган пленумында мөфти вазифасына дүрт намзәт күрсәтелде: әлеге вакытта мөфти эшен алып баручы Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте каршындагы хаҗ идарәсе җитәкчесе Илшат Хафизов, Уфа эшмәкәре, "Фәтхислам" мәчете имамы Айнур Биргалин һәм Сибайдагы "Тәкъва" мәчете имам-хатыйбы Әгъләметдин Газизов. Әлеге вакытта намзәтләр сайлау алды эшләре белән мәшгуль. Алар мәчетләрдә очрашулар уздыра, матбугатта, интернет аша чыгышлар ясый.

Мөфти сайлау шаукымы ел башында ук күзәтелә башлады. 14 март Нефтекама каласында узган Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте пленумында мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерелде. Аерым алганда икътисади мәсьәләләрнең хәл ителмәве, яшьләрнең җәлеп ителмәве, нәзарәт эшчәнлегендә үсеш булмавы әйтелде. Нигъмәтуллин эшчәнлеген аеруча аның урынбасары Айнур Арсланов тәнкыйтькә тотты.

Арсланов Азатлыкка әйтүенчә, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин үз урынында инде 25-26 ел утыра, эш башкарыр өчен бу зур вакыт. Инде башкалар да эшләп карасын ди ул.

Айнур Арсланов
Айнур Арсланов

"Мин яңа көч, яңа сулыш килүен телим. Намзәтләр дүртесе дә лаеклы кешеләр. Әлеге мөфтигә эш күрсәтү мөмкинлеге булды. "Фәтхислам" мәчете имамы Айнур Биргалинга 28 генә яшь. Мөфти булу өчен яшьрәк дип исәплим. Минем үземә, мәсәлән, 34 яшь, дистә елдан артык диния нәзарәтендә эшлим, ләкин мин дә үземне бу вазифага яшьрәк дип исәплим. Шуңа намзәтемне куеп та тормадым. Калган намзәтләр – Башкортстан диния нәзарәте каршындагы хаҗ комитеты җитәкчесе Илшат Хафизов һәм Сибайның "Тәкъва" мәчете имам-хатыйбы Әгъләметдин Газизов икесе бу вазифага лаек. Әгъләметдин белән бер нәзарәттә эшлибез. Газизов шактый кырыс холыклы, каты куллы кеше дип беләм. Мин андый җитәкче килүеннән бераз куркып та куям. Шул ук вакытта ул бик төпле програм белән чыкты. Анда Салават Юлаев проспектындагы җәмигъ мәчетен төзеп бетерү, кадрлар үстерү, мәчет төзелешләрендә һәм нәзарәттә финансларны үтә күренмәле итү кебек юллар бар. Мин корылтайда лаеклы кеше мөфти булып сайланыр дип ышанам", диде Арсланов

Уфаның "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм дә мөфтияткә яңа сулыш кирәк дип саный.

Мөхәммәт Галләм
Мөхәммәт Галләм

"Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте 21 ноябрь тарихның яңа сәхифәсен язачак – мөселманнарның нәүбәттәге корылтае булачак. Без, Башкортстан диния нәзарәтенә караган дин әһелләре, имамнар бу чараны зур өмет баглап көтәбез. Чөнки анда яңарыш булыр дип уйлыйбыз.

Мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин чирек гасыр дингә хезмәт итте. Бу адәм акылына сыймаслык авыр хезмәт. Ул зур тәҗрибә туплаган. Ләкин камиллекнең чиге юк. Диния нәзарәтенең үсеше өчен яңа сулыш кирәк. Намзәтләр барысы да лаеклы. Алар арасында Сибай шәһәренең мөхтәсибе Әгъләметдин Газизов яше белән дә, күрсәткән хезмәтләре белән дә бик абруйлы. Ул Башкортстан диния нәзарәтенең лаеклы җитәкчесе булырлык намзәт. Дини лидерлар вазифаларына ябышып ятмый, үз урыннарына лаеклы яшьләрне үстереп, килер буыннарга тапшырырга тиеш.

Башкортстанда аерым диния нәзарәте булу – республика дәүләтчелегенең үзенә күрә бер атрибуты да булып тора. Аның матур үткәне, якты киләчәге бар. Мин сайлауларда хакыйкать өстенлек алыр дип уйлыйм", диде Мөхәммәт Галләм.

Чыгышы белән Башкортстаннан булган Ростов өлкәсе мөфтие Флүр Арсланов киләчәктә сайлаулар демократик юл белән узар, хакмият кысылмас дип хыяллана.

Флүр Арсланов
Флүр Арсланов

"Нәзарәтләр, мөхтәсибәтләр, мәчетләр күбәя. Аларда хезмәт итүчеләр дә арта. Ул кешеләр һава белән генә тукланмый, яшәргә, ашарга, гаиләләрен карарга кирәк. Хөкүмәтнең динне карамавы сәбәпле, алар үз көннәрен үзләре күрә. Акча табу үзләренә бәйле. Имамнар арасында да төрле кешеләр бар.

Мин Башкортстанга еш кайтып йөрим. Мондагы вазгыятьне беләм. Узган корылтайда да мөфти яңарачак дигән иделәр. Ләкин бер нәрсәне онытмаска кирәк – корылтайда катнашучылар мөфти чакыруы белән килә. Башкалар анда кертелми. Синең командаң сине сайламый икән, син нинди җитәкче инде? Шуңа мин ниндидер өметләргә бирелмим, бу юлы да Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин кабат мөфти булып сайланыр дип уйлыйм.

Татарстанда мөселманнарның күпчелеген бер милләт, Башкортстанда ике милләт тәшкил итә. Башкортстанда бер даирәләр мөфти мотлак башкорт милләтеннән булырга тиеш дип санасалар, икенчеләр милләткә карарга ярамый, иң мөһиме – ул лаеклы дини лидер булырга тиеш диләр. Ирексездән милләтчелек башлана. Ә бит диндә милләт юк диләр. Ләкин Татарстанда мөфти татар милләтеннән, Төркиядә – төрек, Казакъстанда – казакъ, Үзбәкстанда – үзбәк милләте вәкиле.

Мин киләчәктә мөфти сайлаулар демократик юл белән узар дип хыялланам. Мөфти булырга чыккан намзәт үз програмы белән чыгып, көндәшләре белән телевидениедә кара-каршы бәхәсләр алып барыр, сайлауларга хакимият кысылмас дип өметләнәм", диде Флүр Арсланов.

Proufu порталы мөхәррире Рамил Рәхмәтов сүзләренчә, монда берничә төркем үз мәнфәгатьләрен кайгырта һәм көрәш бик каты булачак. Хәтта Нигъмәтулин кабат сайланган очракта кайбер мәхәлләләрнең нәзарттән чыгу ихтималы да бар дип саный.

Рамил Рәхмәтов
Рамил Рәхмәтов

"Нурмөхәммәт Нигъмәтулинны кабат сайласалар Башкортстан диния нәзарәтенең яртысы гауга куптарачактыр. Кайбер мәхәлләләр мөфтияттән чыгып яңа дини оешма оештырырга мөмкин. Мондый куркыныч бар.

Мин Нигъмәтуллиннан дин әһелләре корылтайга ничек сайланачак дип сорадым. Республиканың Урал артында дистәләрчә мәхәлләләр бар, Төньяк, Көнбатыш якларында алар бармак белән санарлык кына. Анда мәчеткә йөрүче мөселманнар бик аз. Әгәр корылтайга киләчәк вәкилләр мәчетләр һәм анда йөрүчеләр саныннан чыгып чакырылса, ул вакытта Нигъмәтуллин төшеп калачак. Уставта бу хакта берни язылмаган. Шуңа аны пленумда хәл итәләр. Сентябрьдә узган пленумнан күрдек бит инде демократиянең исе дә булмаганын.

Корылтайда көрәш каты булачак. Хәзерге җитәкчелек, аларның көндәшләре һәм хакимияттән дә басым булачак. Нигъмәтуллинга көндәш намзәтләрнең үзара компромисс табуы да мөһим. Мисал өчен, Башкортстан мөфтиятенең яшьләр бүлеге, аерым алганда Арсланов, Урал арты мөселманнары да, хакимият тә Әгъләметдин хәзрәтне яклый кебек. Ул өлкән булса да яшьләргә ачык. Аның урынбасары булып шул ук яшь Арсланов калган очракта, бу бик үк начар вариант түгелдер.

Арсланов мартта узган пленумнан соң ук Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте җитәкчесе була ала иде. Минемчә, ул вакытны уздырды. Шушы ярты елда аңа ниндидер булмаган компроматлар таптылар. Аны уеннан чыгарга мәҗбүр иттеләр. Майда гадәттән тыш сайлау уздырган булсалар инде башка намзәтләр кирәк тә булмас иде. Марттагы пленумда бит Башкортстан диния нәзарәте президиумының күпчелеге мондый юл белән китәргә әзер иде. Нәкъ әлеге президиум сайлауны билгели дә бит инде. Арсланов дулкынны күтәрде, әмма аны тотып тора алмады. Диния нәзарәтендәге вәкилләр, шул тирәдәге түрәләр, кайбер куәт оешмаларының сәхнә арты уеннары сәбәпле имамнар кем ягына авышырга белмичә аптырап калды.

Бүгенге диния нәзарәте эшчәнлеген мөселманнар хурлык дип әйтәләр. Яхшы иганәче булып та Уфада мәчетне төзеп бетерә алмавы бу чыннан да хурлык бит инде. Моңа бит җитәкчелек гаепле", ди Рәхмәтов.

Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин туксанынчы еллардан башлап дин коммерцияләшеп бара дигән фикердә.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

"Акча хакимлек итә. Мөфти дини лидердан бигрәк, коммерсант рәвешен ала бара. Шуңа хәтта намуслы, чын дини лидерларга да күләгә төшүчән. Дин җитәкчеләренә хакимият тә битараф. Алар халыкка да кирәкми, үзләрен һәм командасын хезмәтләндерүче бер төркем булып калдылар. Элек авылларда эчкечелек, бозыклык юк иде. Авылдагы тәртипне авыл мулласының әхлакый йөзе дия иделәр. Бүген руханилар, дин башлыклары үзләре бозык. Нәзарәтләр беренче нәүбәттә халыкны ислам диненә күндерергә, шәригать канунары буенча яшәүчеләргә диннәрен тоту өчен уңайлыклар тудыру белән шөгыльләнергә тиеш. Дини лидерлар әхлакый саф, белемле, фәлсәфә, гыйлем һәм ораторлыкта иң алдынгылар булырга тиеш", диде Гатауллин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG