Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе улын азат итүне сорап Радий Хәбировка мөрәҗәгать итте


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Башкорт сәясәтчесе Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш Дилмөхәммәтова Радий Хәбировны "ФСБ белән килешеп, сайлау алдыннан үзенең көчле көндәшен читләтүдә" гаепли.

Марттан бирле сак астында утыручы башкорт оппозициясе сәясәтчесе, публицист Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш Дилмөхәммәтова улын азат итүне сорап, Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм ФСБга видеомөрәҗәгать белән чыкты.

Социаль челтәрләрдә таралган әлеге мөрәҗәгатьтә Агиләш ханым улының биографиясен сөйли, гаилә фотоларын күрсәтә.

"Белмим, улымның сүзләрендә нинди криминал тапкансыздыр. Сез бер гаепсез кешене утыртасыз", ди Агиләш Дилмөхәммәтова Федераль иминлек хезмәте вәкилләренә.

Ул шулай ук республика хакимиятенә килгән һәр яңа башлык "үз эшен ФСБ белән сөйләшеп, минем улымны утырту белән башлый" дип, Мортаза Рәхимов чорындагы җинаять эзәрлекләүләрен, Рөстәм Хәмитов вакытында ике төрмә мөддәте турында да искә ала.

Башкортстанның хәзерге җитәкчесе Радий Хәбировка мөрәҗәгать итеп, Агиләш ханым аны сайлаулар алдыннан "үзенең көчле көндәшен алып куюда" гаепли.

Дилмөхәммәтова улын кичекмәстән азат итүне һәм аны җинаять эзәрлекләвен тукатуны таләп итә.

Айрат Дилмөхәммәтовның дусты, башкорт милли хәрәкәте активисты Фидаил Солтангалиев сүзләренчә, Айрат ялгызы, махсус блокта, көчле контроль астында утыра, әмма аңа карата мөнәсәбәт начар түгел.

"Айратны яклау кампаниясе башлана, без "Мемориал" оешмасы, башка иҗтимагый оешмалар һәм тарафдарлары белән эшлибез", ди Солтангалиев.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы күптән түгел Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

Активистны "Яблоко" фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе, "Азат Идел-Урал" хәрәкәте, "Чуулһн - ойрат-калмык халкы җыены" башкарма комитеты яклап чыкты.

Дилмөхәммәтовны 14 мартта тоткарладылар. Аның фатирында тентү дә булды. Соңрак Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 6 майга кадәр сак астына алу карары чыгарды. Аны Русиянең бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (Җинаять кодексының 280.1 маддәсе) гаеплиләр. Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда шикләнелә.

Активистның дусты, адвокат Всеволрод Лебединцев аны республика башлыгын сайлау алдыннан кайсы да булса намзәткә каршы пропаганда алып бара алмасын өчен ябып куйдылар дип саный.

XS
SM
MD
LG